Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03755-6
Скачать книгу
Бүреген салырга акылы җиткән Мөрәле малайларының чәч төпләренә хәтле кызарган башларыннан пар күтәрелә. Нәкъ шул секундта ишек ачылып, аннан ике түгәрәк пыяла күренде. Миләр кызу-кызу эшләделәр. Нигә алай? Нәрсә, безнең кеше күргәнебез юкмы әллә? Безме? Без бит фронтка икмәк үстергән малайлар…

      – Шапки снять!

      Тәрәзә пыялалары зыңгылдап китте. Кемнеңдер парта астындагы сөт салган чирек литрлы шешәсе идәнгә тәгәрәде.

      Завуч рус теле укытучысы икән.

      Тынлык урнашты. Тәрәзәдән ерактагы сары басу күренә, аның күк белән тоташкан урынында тук кибәннәр өем-өем булып утыралар, биектә-биектә тилгәнме, ниндидер кош тирбәлә. Күк йөзе зәп-зәңгәр. Көлтә йөге өстендә үгез көенә баруы нинди рәхәт иде! Ә монда кыймылдарга да шикләнеп утырасың… Күзлекле кеше кесәсеннән саплы зур тарак алып озын чәчләрен рәтләде. Аннары күзлеген салып аны ап-ак кулъяулык белән озаклап сөртте. Күзлеген салгач бу кеше бөтенләй хәтәр булып тоелды. Гел йөгән белән күреп ияләнгән ат янына йөгәнен салгач барырга куркасың. Ул әллә нинди талый торган ат күк тоела…

      – Мин сезгә рус теле укытырмын, ребятки, – дип, күзлекле сүз башлады. – Мин бүгенгә сезнең белән татарча сөйләшәм. Ләкин без акрынлап дәрестә русча сөйләшүгә күчәрбез…

      Һи, безнең өчен бу яңалык түгел! Без моны инде бишенче класстан бирле ишетеп киләбез. Барыбер бернәрсә дә чыкмаячак. Бик әллә кем булып кылансаң, үзеңне сугышка да алып куярлар әле. Гәүдәң бик төз, тавышың таза күренә. Менә дигән бер майор чыгар үзеңнән…

      – Миңа алтмыш яшь, – дип дәвам итте күзлекле калын көр тавыш белән, классның нәрсә уйлаганын сизгәндәй. – Минем сезне культуралы, белемле кешеләр итеп күрәсем килә. Укып бетергәнче миндә рус теле өйрәнсәгез – үкенмәссез. Мин үзем Мәскәү татары. Поездларда йөргәндә сезнең як халкының рус сүзләрен сытып сөйләшүенә минем йөрәгем әрни. «Брач баренье белән чәй эчә» дип сөйләгәннәрен ишеткәндә мин бөгелеп төшәм, оялуымнан кая керергә белмим. Беренче дәресне без шуңа күрә бик җиңел бер эштән башларбыз. Сез миңа ике баганага бишәр сүз языгыз. Беренче баганага «б» авазына, икенче баганага «в» авазына башланган сүзләр булсын. Мин шул сүзләрдән чыгып кемнең кем икәнен үзем чамалармын…

      Борыннар тартылды, каләмнәр кыштырдый башлады. «Җиңел» генә дигән эш шактый авыр булып чыкты. Парта араларыннан кайнар дулкын күтәрелгәндәй булды, кемнеңдер каләме сынды, берәүнең карасы түгелеп, кемнеңдер чалбарын буяды, кайсыдыр язуын бозды…

      Зур газаплар белән унар сүз язылып бетте. Күзлекле парта арасында йөри башлады. Ул һәр кешенең дәфтәрен алып күз йөртеп чыга. Һәр дәфтәрнең үзенә аерым чырае. Бертөрле дәфтәрләрне алгач, «әһә-әһә» дип тиз генә карап ала да:

      – Кайсы мәктәптән? Укытучың кем иде? – дип сорый. Кайбер дәфтәрне почмагыннан чеметеп, җирәнеп кенә кулына ала, авызы кыйшаеп китә, йөзе сытыла. Үзе бер сүз дәшми, теге малай да моның чытык йөзен күреп кып-кызыл булып утыра, башын аска ия.

      – Фамилия?

      Тәрәзә пыяласы