Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03755-6
Скачать книгу
күзен йомып йотты. Ярты стакан чамасын кире кайтарды. Сыеклык тамакны, күкрәкне яндырды. Аннан тәнгә җылы тарала башлады. Шәл кипте. Инде телогрейкадан да пар күтәрелә иде. Тишек чабатадан, йон оекбашлардан да пар чыга. Рәхәт булып китте. Поезд да инде туктап тормый, чаба да чаба. Менә ничек рәхәт ут янында. Ут янын… ут…

      …Баязитова кайтып керүгә капчыгын чишеп, газетага төргән рулетны әнисенә бирде. Сеңелләре йөгерешеп килделәр, кочакладылар. Әнисе:

      – И юләр бала, ник моны үзең ашамадың? – диде.

      Кечкенә сеңлесе:

      – Алма апай, ә конфет бирәләрме анда? – дип кызыксынды.

      Рәхәт үз өеңдә, бик рәхәт…

      – Син төшәсе станция түгелме бу?

      Баязитова сискәнеп уянып китте. Учак сүнеп бара, вагонның ишеге яртылаш ачык, ишек янындагы абзыйның башы тирәсендә тәмәке уты җемелди иде.

      Баязитова сикереп торды. Нәкъ Әгерҗенең үзе икән.

      Азәрбайҗанлы агай Баязитованың кулыннан тотып җиргә бастырды. Ноябрьнең алама бураны басылган, күк йөзе юашланып калган, көнчыгыш ягы карачкыл-кызгылт төскә кергән иде.

      Юлның калган ягын – алты чакрымны – Баязитова гел йөгерде. Ул кайтып кергәндә, әнисе мичкә яккан, сеңелләре, мичтән төшкән ялкында җылынып, түшәктә аунап яталар иде. Өйдә чыр-чу китте. Әнисе:

      – И бала, бала, үзең ашамыйча, шуның кадәр җирдән нигә ач кайттың? – диде.

      Ә иң кечкенә сеңлесе, рулетның үзенә тигән өлешен ялмана-ялмана:

      – Алма апай, ә конфет алып кайтмадыңмы? – дип елышты.

      Йокы килә

      Авылдан училищега кадәр нәкъ унике чакрым. Тулай торакка кичтән барып кунасы килми. Ял көнне анда салкын, шыксыз була. Болай, ичмасам, атна кыскара: биш кич кунсаң, атна тәмамлана. Ләкин дүшәмбе көн иртән торып дәрескә баруы – әҗәл. Кемдер: «Дүшәмбе – авыр көн», – дип әйткән, имеш. Ул кеше моны инде дүшәмбе көн иртән йокыдан торуны искә алып әйткәндер.

      Тышта әле караңгы. Утлар алынмаган. Буран себереп тора. Менә Рәдифләр тәрәзәсе. Ут юк. Рәдиф сигезенчене бетергәч прицепщик булып эшли башлады да менә кышкы төндә рәхәтләнеп йоклый. Алар өендә йокы аеруча тәмле. Менә киң чиста идән. Анда тәгәрәшеп Рәдифнең энеләре йоклый. Аска толып, тун җәйгәннәр. Чәбәләнеп беткәннәр. Бер энесенең аягы икенче бер энесенең муенына салынган. Ә иң кечкенәсе, ике яшьтәгесе, мүкәләгән килеш капланып яткан. Аларда һәр төнне шулай. Их, нигә генә укып йөрергә, нигә прицепка гына утырылмаган соң?

      Авыл артта калды. Алда кара-кучкыл урман. Анда буран юк, бүрекнең колакларын ычкындырасың. Тып-тын, җылы. Менә аланда печән кибәннәре. Ул кибәннең астында бик рәхәттер. Анда берәр җәнлекнең оясы бардыр. Алар, әтисе, әнисе, балалары бергә җыелышып, җир җиләге исе килеп торган печәндә рәхәтләнеп йоклыйлардыр. Их, нигә безнең заманда могҗиза булмый икән? Булсын иде менә шулай: синең каршыңа бер кеше килеп чыга. Ул сине таный. Болай ди:

      – Энекәш, бүген уку төштән соң бит…

      Менә шуннан, нәкъ шушы турыдан печән кибәннәре янына кереп китәр идең дә астына ук кереп йоклар идең. Озак итеп, рәхәтләнеп йокларга иде. Ләкин