Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03757-0
Скачать книгу
утынлыгына кергән кеше юк. Аның бакчасына кеше аяк атламый. Чөнки үзләре өчен оялалар. Бөтен кешедә – бәрәңге бакчасы. Ә монда? Ходай белсен, кыргый оҗмах. Башка кеше дә кыш чыга, Сафый абзый да. Хатыны да үзе кебек: Мөфлихә түти биш чакрымлы күрше авылдан. Бөтен шөгыле – әлеге күрше авылдагы туганы янына барып хәл белү.

      Сафый абзый исә боларга берни әйтмәде, киресенчә, ике кыз туган очрашкач, ул шатланып китә, келәтенең аннан башка беркем дә белмәгән урыннарыннан кәрәзле бал алып керә, боларны чәйгә утырта да үзе тау башына – чишмәле тауга чыгып чирәмгә утыра иде. Ә чишмә гөрли, чурлый… Язын бу тау башына малай-шалай җыела, аннан, соңрак, инде язгы ташулар көчәйгән чорда, монда егетләр җыела, язгы кояшка шатланган кызлар кәс-кәс басып бу чишмәгә суга төшәләр, егетләр тау башыннан, Сафый абзыйның кояш җылыткан коймасына арка терәп, алар белән сүз уйнаталар иде.

      Җәй көне… Җәй көне Сафый абый шунда. Чишмәне ул карап тора, өстен яба, тамагын чүп-чардан чистарта, әйләнә-тирәсендәге чүп үләнне йолка, үзенең хикмәтле, кирәмәтле бакчасына кереп югалганчы чишмәне бер әйләнә. Аннан, көндезге сәгать 12 ләрдә, чишмә янында хатын-кыз әвәрә килә: уракчы хатыннар, яулыкларын артка чөеп, бит юалар, көлтә бавы чылаталар, өстикәгә су тутыралар. Уракчылар кайтып китүгә, даңгыр-доңгыр килеп, кулазак арбага мичкә салган өлкән ат караучы Әхмәт абзый төшә, башта чишмәдән агып чыккан ерганакка алып килеп, йөгән сабагын ычкындырып, аркалыгын бушатып, сызгыра-сызгыра ат сугара. Аннан, озын агач саплы кара тимер чиләк белән мичкәгә чишмә суын тутыра башлый. Сафый абзый шунда бик бәхетле була, керт-керт атлап таудан чишмә өстенә үк төшә дә бәрхет чирәмгә җайлап утырып кәеф-сафа кора. Ул караган чишмәнең суын бүген колхозның җитмешләгән аты рәхәтләнеп эчәчәк. Сафый абзый шатлыктан кызгылт-сары тар сакалын сыпыра, аның вак зәңгәр күзләренә очкын йөгерә һәм ул бәхете ташыган кыяфәттә болай ди:

      – Алай да чишмә бар әле, име, Әхмәт?!

      Шул көе ул елмаеп кала.

      Әхмәт абзый исә, зур гәүдәсен җайга кыймылдатып, агач саплы чиләк белән мичкәгә су тутырып маташа, ул, гомумән, сөйләшергә яратмый, ул эш кенә эшли, әмма Сафый абзыйның бу чишмәсенең кеше тормышындагы әһәмиятен ул да югары бәяли һәм, сүзгә гадәттән тыш юмартланып, Сафый абзыйның әлеге лирик чакыруына ул да җавап бирә:

      – А-а…

      Бу инде туган телгә тәрҗемә иткәндә менә нәрсә дигән сүз: әйе, ы-ы, Сафый туган, синең бу чишмәң безнең барыбыз өчен дә кирәк, син дөрес әйтәсең, сиңа рәхмәт.

      Чишмә тирәсендәге без исемен белмәгән куе яшел үсемлекләрнең сап-сары чәчәкләренә бал корты куна, чишмә өстендә бүре көянтәсе очып йөри, әллә каян гына төклетура быжлап килеп куна, Әхмәт абзыйның аты бу төклетураны кигәвен дип белеп тартылып куя, камыт бавы, бөят күне шыгырдап ала. Сафый абзый елмаеп, бәхет чәчеп утыра. Әхмәт абзый да бүген үзенең артыграк сөйләшеп ташлавыннан кыенсынып калган сыман һаман әле чишмә инешенә үрелеп яткан атын ачулана: аты чишмәгә суга төшкән бер кызның чиләгенә үрелеп, авызлыклары белән зыңгырдап, төкле кара иреннәре