Кәгазьгә төшерсәң, бу болайрак килеп чыгар иде.
Гармунчы аккорд ала: көйнең ахырын уйнап куя. Берәү башлый:
Тал тибрәтә (һау), тал тибрәтә (һау),
(Ике-өч кеше кушыла.)
Тал тибрәтә алмыймын шул,
тибрәтә алмыймын,
(Соңгы сүз бик озакка сузыла.)
Икенче яртысын алып китәләр:
Күз алларыма (арыма-рыма-ыма)
(Бу урында төрле фаза белән ике-өч кеше катыша.)
Китерәм, сөйләштерә алмыймын.
Җырның соңгы яртысын бөтенесе бергә яңадан кабатлыйлар.
Күз аллары(һау!)ма китерәм (һау!),
Сөйләштер-рәй (һау!) алмыймын.
Ачы һәм озын итеп берәү сызгыра. Гармунчы көйнең дүрттән берен боргалый-боргалый уйнап куя.
Бу ниндидер бер сихри хорга әйләнә. Бу көй бигрәк тә көзнең озын коры кичләрендә авылның бер почмагыннан ишетелсә, күңелләрне кузгата. Ерактан тыңлаганда аның көчле дулкыннар ритмы белән тәгәрәп таралуы искиткеч сизелә. Яңа Чүриле, Саба ягында моннан утыз еллар элек бу көйне шулай җырлыйлар иде. Яшь чакта мин Керәнле, Утар, Симет, Шыңар, Мичән егетләре белән военкоматка комиссиягә йөрдем. Товар вагоны түбәсенә тезелешеп утырып, 25 чакрым җир үтеп, Арчага килеп җиткәнче, безгә шундый 2–3 җыр җитә иде. Музыка фольклорчысы булсам, мин, һичшиксез, беренче чиратта Казан артындагы әнә шул көйне язып алыр идем…
Военкомат юлында комиссия торып йөрү, армиягә озату, сугышка чыгып китүнең һәрберсенең үз репертуары бар иде.
Армиягә алыну, каралып йөрү, китү, озату – болар бөтен авыл халкының игътибар үзәгендә була.
Утыз бишенче-кырыгынчы елларда колхоз идарәләре армиягә китәсе егетләргә искиткеч зур игътибар күрсәтәләр иде. Мәсәлән, сентябрьнең башыннан аларга ял бирелә. Кибеткә кайткан дефицит әйберләр беренче чиратта аларның гаиләләренә җибәрелә. Ниһаять, егетләргә иң соңгы комиссиягә