Икенче уен башлана.
Монысында да теге, кайчандыр бу кызга тегеләйме-болаймы мөнәсәбәте булган егетнең исемен кушып җырлыйлар.
Галимҗаннар су буена туктаган…
Туктаган, туктаган,
Су буена туктаган.
(Э) Рәхилә, Мәгърифә, Гарифә,
Иелми, бөгелми,
Матур баса түгелме…
Кайчандыр Галимҗан исемле егетнең бик кадерлесе булган Факиһә түгәрәк уртасында «иелми, бөгелми» дигән вакытта ялгыз бии башлый. Биегән вакытта ул әнә шул Галимҗанны гына уйлый. Аңа бүтән берни дә кирәкми. Кайбер шаянрак кызлар шыпырт кына җырны болай дип тә сибәләр (аны хор эчендә кем әйткәнен дә сизмисең):
Туктаган, туктаган,
Факиһә белән йоклаган…
Кем белә, бәлки, яшьлек мутлыгы белән теге тыныч заманда анысы да булгандыр. Менә үзе хәбәрсез югалды бит әле, бәлки, йоклаган да булыр идең…
Кайвакытта төссез генә, тонык кына уен уйнала. Монысының да максаты бер генә, җай чыгарган булып әнә теге фронтта йөргән егетнең исемен телгә алу, хыялда гына булса да кыз белән егетне җырда кавыштыру. Җырның сүзләре дә крестьянча гади.
Алай түгел, болай ул,
Арпа түгел, бодай ул.
Миңнисламнарның туенда
Менә шулай була ул.
Шуны әйткәндә уртадагы кыз әйләнеп бии.
Икенче җәйдә сугыш вакытында калкып чыккан егетләрне дә уенга ала башладылар. Уенның тавышы көрәйде. Яңа көйләр, яңа уеннар чыкты. Мәсәлән, яшь егетләрне уртага болай алалар: кызлар түгәрәк булып әйләнәләр. Яшь егетләр гамьсезләнеп читтә тәмәке тартып торалар. Уртадагы ялгыз кыз янына читтәге теләсә кемне кертергә хорның көче җитә.
Ну-ка, Миңлеәхмәт, бас әле,
Ну-ка, Миңлеәхмәт, бас әле.
(Читтә торган Миңлеәхмәт тәмәкесен ташлап уртага кереп баса.)
Бер әйтүдә ничә баса, –
Басуын саныйк әле…
(Бу вакытта ул уртадагы кыз белән биеп әйләнергә тиеш.) Яшь егетне шулай әкренләп уенга өйрәтәләр.
…Сугышка кадәрге түгәрәк уеннарында башлап йөргән өлкән кызлар инде картая башладылар. Яшьләр үскән саен, аларга уңайсызрак була иде. Ул арада кайсы егетнең үлгәне, кайсының гарипләнеп госпитальгә эләгүе турында да хәбәрләр килде. Күңелдә бу уеннар гына төзәтә алмаслык җәрәхәтләр ясалды.
…Менә беркөнне бакча башыннан гына уен карарга дип минем апам да төште. Өлкән лейтенант Әкрәм кырык өченче елда Сталинград янында һәлак булган иде. Апам окоп казу эшеннән кайткан иде. Зифа буйлы, шомырт кара күзле бу кызга сокланмаган кеше авылда юк иде. Менә хәзер ул инде чирләп, үлем көтеп йөри. Элеккеге тулылыкның эзе дә калмаган. Күзләрендә хәят чаткылары сүнгән. Йөзләре саргайган. Нәрсәгә төшкән ул монда? Бәлки, ул үзенең яшьлек таңында бөреләнә башлап ачыла алмый калган мәхәббәтен эзлидер? Бәлки, ул саташып йөридер? Әллә ул үз гомерендә беренче тапкыр кешеләргә ачыктан-ачык җыр белән әйткән мәхәббәтенең эзләрен сагынып йөриме? Әллә ул, гомумән, тормыш белән