Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03757-0
Скачать книгу
карап, тегесен-бусын рәтләп йончый, кичтән үк кереп йокыга ята. Бала-чага егетләр-кызлар уенын күзәтергә су буена чаба. Узган ел гына өйләнгән ирләр әдәп саклап капка төбендәге бүрәнә өстендә кич утыралар. Инде төнгә таба авышып килә, инде беренче әтәч кычкырды, инде су буеннан яшьләр таралышты, капка төпләре дә бушап калды. Иртәгә эшләр бик күп, иртүк торып камыр басасы, симергән тәкәне дә иртәгә тәвәккәллисе бар, кибеттән чәй-шикәр алырга кирәк… Шул мәшәкатьләргә әзерләнеп, дөнья тынып кала… Кинәт! Аһ, бу фани дөньяның тынлыгы! Кинәт бу тынлыкның кайдадыр бер кылы өзелде. Өзелде… Шуның белән вәссәлам! Бу икән Күкчәтау Ахияр үзенең гармунын күтәреп чыккан да түбән оч урамында кыска гына аккорд алган. Әйе, шуның белән төнге авылда икенче тормыш, рухи тормыш башланды. Ахияр гармунны үзенчә уйный: гармун аның кочагында да түгел, күкрәгендә дә түгел. Ул урамның бер кырыннанрак югары очка таба атлый, ә гармунын бите турысынарак күтәрә. Гармун аның гәүдәсеннән аерым. Сул кулы белән мехларны сузганда да ул аны янга түгел, ә гармунны кыйгайтып телле ягын аска, бакалы ягын күккә каратып борып бетерә. Аның гармунындагы бакалар кадәр көчле, моңлы басларны беркайчан да ишеткәнем булмады! Гармун телләреннән бигрәк әнә шул бакалар моңлана, шулар елый торган иде. Ахияр бер генә көй уйнап уза – «Алмагачлары»н. Моны хәзер Ахияр төсле итеп бер генә кеше дә уйный алмый. Менә гармун тавышы якыная, аның бакалары үкерә-үкерә елый. Ахияр үзе дә урамның билгеле бер турысында җырлап җибәрә (үзе уйнап, үзе җырлый ала торган гармунчы ул елларда бик сирәк очрый торган хәл иде). Җырлавы да аның үзенчә. Җырның сүзләре аның өчен һич тә аерым сүзләр түгел, ә бары тик аерым музыкаль кисәкләр. Шуңа күрә ул аларны теләгән җирендә бүлеп, теләгән авазын кушып теткәләп бетерә. Кыскасы, Ахияр белән гармун кинәт кенә икесе ниндидер бер сихри музыкаль инструментка әйләнә дә куя. Бу инде кеше генә түгел, бу инде гармун гына да түгел, бу – татар халкының гасырлар буена килгән моңы, рухи куәте, музыкаль потенциясе, бу – татар халкының оркестры, филармониясе, консерваториясе… Урамнан әнә шундый могҗизалы көч килә һәм бу көч алдында бөтен тереклек дөньясы сихерләнә. Карт-коры агач караватын шыгырдатып әйләнеп ята, авыр сулый, сөйгән егете белән үпкәләшеп кайткан яшь кыз, бу тавыштан әсәрләнеп, мендәрен тешләп кайнар яшь түгә, кичтән генә киленен рәнҗеткән усал каенананың күңелендә шәфкатьле хисләр уяна… Ә урам кырыеннан Ахияр бара:

      Суб-буй-енда бак-кал-лар

      Баталар да калкалар.

      Шуш-шык көйн-нем-мат-тур-ритеп

      Әйт-тә-ләр Биш-бал-та-лар…

      Авылдагы бөтен халыкны әсәрләндереп, урамнан Ахияр узды. Ул күп җырламады, югары очка җиткәндә аның тагы бер җыры ишетелеп калды.

      Әй-дәб-бар-рыйк, кызлар карыйк –

      Орчы-гыр-ләгәннәрен.

      Ай-й-аз көнн-дәй-йәш-шен суксын

      Ег-гет сөймәг-гәннәр-рен…

      Бетте. Нибары менә шулар гына иде. Ул иртәгә дә шулай бер-ике җыр җырлап узар, берсекөнгә дә.

      Ә аннан, Сабантуйлар