Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03764-8
Скачать книгу
ачыктан-ачык социаль мәсьәләләр күтәргән әсәрләрне реакция һәм яңа революцион күтәрелеш елларында либераль матбугатта псевдоним белән бастырганнар. Бу хәл цензураның, администрациянең эзәрлекләвеннән качарга омтылу белән аңлатыла.

      XX йөз башы татар әдипләреннән яңа революцион күтәрелеш елларында Г. Ибраһимов, М. Гафури, Г. Коләхметов, Г. Камал, Г. Газиз, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, С. Сүнчәләй, Ф. Кәрими һ. б. жандармерия күзәтүе астында булганнар. Псевдонимнарны актив кулланучылар да шулар. Псевдоним куллану газета-журнал полосасын цензор укыганда цензорны әсәртмәс өчен кирәк булган. Чөнки цензура эчтәлеккә караганчы башта авторның шәхесенә игътибар иткән. Ышанычсызлар исемлегендә түгелме? Ә патша чиновниклары өчен һәр язучының, журналистның матбугат битләрендә күтәрә торган тематикасы якынча мәгълүм. Шуңа күрә авторына карап цензураның игътибар дәрәҗәсе дә төрлечә булган.

      Цензурадан узарга тырышу, аның игътибарын автордан читкә юнәлдерергә омтылуның рус публицистикасында бай тарихы бар. Рус телендә чыккан «Современник», «Отечественные записки», «Дело» журналлары һәм Герценның «Колоколы» псевдонимны матбугатның әһәмиятле элементына әверелдерәләр27. Маркс, Энгельс, Ленинның псевдонимнардан киң файдалануы революцияләр тарихына барып тоташа. В. И. Ленинның йөздән артык псевдонимы булган. Бары тик Октябрь революциясеннән соң гына ул үзенең чын фамилиясен куя башлаган, ләкин җәяләр эчендә төп псевдонимын саклаган: В. И. Ульянов (Ленин)28.

      Псевдонимнар алуның татар әдәбиятында үзенчәлеге дә бар. Мондый үзенчәлек бигрәк тә мөлкәтле катлаудан чыккан авторларда күзгә ташлана. Аларның мохите өчен язучылык эше – дәрәҗәле эш түгел. Г. Камалның әтисе, мәсәлән, улының язучы булып китүенә риза булмаган. Ф. Әмирхан болай дип искә ала: «Фәтхулла хәзрәтнең үлгәч терелүе» дигән кыйсса яза башладым. Әти, Йосыф хәзрәтне тәхкыйрь итәсең дип, башыма кыямәтләр кубара». Г. Газизнең атасы – Казанның атаклы купецы Салих Гобәйдуллин. Аның белән шәһәр управасы да, губернатор да исәпләшә. Халык арасында да исеме зур. Ләкин аның улы, башка бай балалары кебек, кибет, контора, банк эше белән түгел, бәлки дәрәҗәсез булган «язу-сызу» эше белән шөгыльләнә. Казанның зур сәүдәгәре Мөхәммәтшакир Габдрәхимовның улы да, әтисе теләгенә каршы килеп, кибет-сәүдә эшенә кул селти һәм язучылык эшенә керешә. Әнә шулай итеп, мөлкәтле катлаудан чыккан каләм әһелләре псевдоним куллануга барганнар.

      Татар демократ язучылары, журналистлары арасында, дин хезмәтчеләре семьясыннан чыгып, ислам динен, шәригатьне тәнкыйть итә башлаучылар бар. Ата-анасын рәнҗетмәү, туган-тумача арасында аларны кыен хәлгә калдырмау максаты белән алар, үз исемнәрен яшереп, кадими мәдрәсәләрдән, корсак колы булган муллалардан, халык җилкәсендәге ишаннардан, дини журналлардан ачы рәвештә көлгәннәр. Ф. Әмирханның «Дин вә мәгыйшәтчеләр», ишмиләрдән көлеп язган фельетоннары «Ташмөхәммәт», «Зәмзәметдинов» псевдонимнары белән басылганнар. Ләкин шул ук чорда


<p>27</p>

Масанов И. Ф. Словарь псевдонимов русских писателей, учёных и общественных деятелей. – Т. 1. – 1956. – С. 6.

<p>28</p>

Дмитриев В. Г. Скрывшие своё имя. – М.: Наука, 1970. – С. 45.