Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03764-8
Скачать книгу
бәйле бер-берсен танырга, бер-берсенә дуслашырга тырышалар. Мисал: немецлар илә инглизләр һәр ел берничәшәр балаларын алмаштырып торалар (укыталар. – М. М.). Бу – Ф. Кәрими мәкаләсе, салмак, үгет-нәсыйхәтле, вәгазьле тон. Хәзер шул ук елларда язылган башка мәкаләләрне алып карыйк: «Европаның мәдәният кадиме мәркәзе булган Юнанда һәм Румда…» Яки: «Ләкин дөньяда иң аз дәвам иткән нәрсә сәгадәт диләр. Шагыйрь алдында ачылган шул киң, якты күкне карап туя да алмады – анда куе кара болыт чыгып, күк күкрәде, яшен яшьнәде, күз ачып йомганчы шагыйрь үзен арестант киемендә Петербург юлында күрде». Менә болар – образлы, тирән мәгънәле, көчле эмоцияле куәтле сүзләр – шулай ук Г. Ибраһимовныкы.

      Аерым бер газета яки журналдагы кайбер псевдонимнарны башка чыганаклардан эзләп ачарга мөмкин. Мәсәлән, «Йолдыз»да «Хәерби» псевдонимы белән басылган мәкаләләр, фельетоннар бик күп. «Йолдыз» моны үзе ачмый. Бәлки, «Хәерби»не башка газеталар телгә аладыр? «Кояш»ны актарабыз. «Йолдыз» мөхәррире Хәерби әфәндене кем генә белми торгандыр инде», – дип яза Ф. Әмирхан үзенең бер фельетонында18. «Йолдыз»ның мөхәррире Һади Максуди икәнлеге ул чордагы газета укучыларга мәгълүм. Псевдоним, димәк, бу юлы башка матбугат органы аркылы, башка чыганактан алынды. Рус газеталарында татар әдәбияты, татарлар турында мәкаләләр бастырган бер кеше үзенең имзасын «Татарин» дип куеп килгән. Әдәбият дөньясын шактый буталчык фикерләр белән тутырган бу кешенең кем икәнлеген, мәсәлән, бер төркем мөселманнар 1911 елда рус матбугатында ачалар19. Ул – мәгълүм авантюрист, провокатор Хаҗи Тәлашиның псевдонимы. Шунда ук аның тагын дүрт-биш псевдонимын атыйлар.

      Псевдонимнарны башка чыганаклар буенча тикшереп карау кайвакытта бөтенләй көтелмәгән нәтиҗәләр бирә. «Сәгъды Ваккас» – Сүнчәләй псевдонимы дигәнгә без инде ияләнеп беткәнбез. Моңа шикләнерлек урын да юк кебек. 1919 елда шагыйрьнең бер җыентыгы Ваккас Сүнчәләй исеме белән чыга. Аннан соң С. Сүнчәләйнең Пермь губернасы, Уса өязендә укытучы булып эшләгәне мәгълүм. «Йолдыз»ның бер санында «Пермь губернасында инородецлар» дигән мәкалә бар20. Имзасы – Сәгъды Ваккас. Шулай итеп, бу псевдоним С. Сүнчәләйнеке булган дип уйларга тулы нигезебез бар. Ләкин «Мусульманская газета»да татар әдәбиятына багышланган бер мәкаләгә күз салыйк. Авторы – Ваккас. Анда татар әдәбиятының шул чорына күзәтү ясала. Автор Тукайдан соң күренекле шагыйрьләр калмавына ачынып яза. Бу кадәресен әле С. Сүнчәләй дә язарга мөмкин. Ләкин алга таба автор С. Сүнчәләй иҗатына туктала һәм шагыйрь буларак аның турында әлегә фикер әйтергә иртә дигән нәтиҗә чыгара21. Үз шәхесең турында чит исем астында язу әдәбият дөньясы өчен сәеррәк хәл бит. Димәк, Ваккас – башка кешенең псевдонимы. Менә тагын бер мисал. «Йолдыз»ның 1911 елгы бер санында мондый белдерү укыйбыз: «Ошбуның 4 нче рамазан шәрифтә, 15 августта әткәмез… дарелфәнадан дарелбәкага рихләт әйләде». Имзасы – Сәгъды Ваккас Әүхәди угылы. Чар өязе Яңа Шашы авылыннан.

      Хәлбуки


<p>18</p>

Кояш. – 1914. – № 380.

<p>19</p>

Речь. – 1911. – № 353.

<p>20</p>

Йолдыз. – 1911. – № 742.

<p>21</p>

Мусульманская газета. – 1914. – № 89.