Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03764-8
Скачать книгу
прогрессив мәкалә авторлары да, кызганычка каршы, ниндидер сәбәпләр аркасында тыйнаклык күрсәткәннәр.

      Соңгы елларда псевдонимнар өйрәнүне гыйльми нигезгә салу буенча кайбер конкрет эшләр эшләнде. Университет китапханәсенең кулъязмалар бүлегенә татар язучыларының пседонимнарын ачкан кулъязмалар килеп керде. Ләкин бу әле беренче адым гына. Шуның өстенә бу мәгълүматлар билгеле бер гыйльми нигезгә салынмаганнар. Кайбер псевдонимнар өлкән әдип-журналистларның хәтерләве буенча гына ачылып, фәнни әйләнешкә кереп китәләр. Тукайның Сәгыйть Сүнчәләйгә язган хатларын «Сәгыйть» дигән сүзеннән чыгып кына Сәгыйть Рәмиевкә язылган дип аңлату әдәбият тарихында никадәр буталчыклык керткәне моңа мисал.

      Мәгълүм булганча, гарәптән кереп татарларда кулланыш тапкан кеше исемнәре сан ягыннан әллә ни күбәя алмаган. Нәтиҗәдә бер үк исемнәр күп кабатланган. XX йөз башы татар әдәбиятында һәм матбугатында әнә шуңа күрә ун-унбиш исем астында бик күп язучы-журналист язган (Гафил бине Габдулла, Габдулла Тукай, Габдулла Харис, Габдулла Кариев; Ш. Камал, Г. Камал; Галимҗан Ибраһимов, Фәрит Ибраһимов; Харис Фәйзи, Мирхәйдәр Фәйзи, Фәйзи Вәлиев; Сәгыйть Сүнчәләй, Сәгыйть Рәмиев һ. б.). Хәтта исем-фамилияләре белән туры килгән әдипләр, журналистлар бар: Фатих Әмирхан беренче һәм икенче; Фатих Сәйфи-Казанлы һәм Фатих Сәйфи-учитель һ. б., һ. б.

      Нәкъ шундый кабатлаулар псевдонимнар арасында да еш очрый. Моны «Габди» дигән псевдоним мисалында тикшереп карыйк. Габди – Галимҗан Ибраһимовның псевдонимы дигән караш фәндә ныклы урын алган. Ләкин «Габди» имзасы Г. Ибраһимов темасына, стиленә бөтенләй туры килми торган вак, әһәмиятсез мәкаләләр астында да очрый. Татар дөньясын тутырган Габдулла, Габдрахманнарның берсе үзенең мәкаләсенә шулай имза куя икән, бу бер дә гаҗәпләнерлек эш түгел. Шуңа күрә псевдонимнарның чын ияләрен ачканда зур саклык таләп ителә. Мәсәлән, «Вакыт» газетасында «Габди» псевдонимы белән берничә мәкалә басылган. Болар Г. Ибраһимовныкымы? Башка кешенекеме? Шул мәкаләләрнең берсендә Габдинең Ишми ишан доносы буенча төрмәгә эләккән кешеләрдән интервью алганлыгы әйтелә16. Г. Ибраһимовның биографиясендә бу хәл булганмы, чагылыш тапканмы? Әгәр бу кеше Г. Ибраһимов түгел икән, «Габди» псевдонимы белән тагын кемнәр язган?

      Күрәсең, псевдонимнарны ачканда хәтергә таянып кына эш итеп булмый. Аларны ачу – иҗади эш. Һәм, әлбәттә, һәрбер псевдонимны ачу тарихи фактларга нигезләнгән булырга тиеш. Түбәндә ХХ йөз башы татар әдәбиятында һәм публицистикасында очраган кайбер псевдонимнарны ачу ысуллары турында сүз барачак. Псевдонимнарны ачканда еш кына гарәп алфавитындагы хәреф исемнәре белән очрашырга туры килә. Мәсәлән, бер әдәбиятчы үзенең мәкаләләренең ахырына «Гайннун» дип имза куя. Нәрсә дигән сүз бу? Гайнуллинмы? Алфавитны хәтерлик: «гайн» гарәп алфавитында («гади» дигәндәге) «г» хәрефенең, «нун» исә «н» хәрефенең әйтелеше. Димәк, автор бу очракта үзенең инициалларын гына куйган: «Г. Н.». Ә «Г. Н.» үзе кем? Бу кадәресен ачу инде икенче мәсьәлә. «Җим Әлиф» дигән псевдоним


<p>16</p>

Вакыт. – 1911. – № 872.