Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03764-8
Скачать книгу
эсерларның бөтен сыйнфый фикере нигезендә үк мондый хәлләргә туфрак бармы икән? Анда, югарыда, эсер хәрәкәтенең үзәгендә, үзәк җитәкче миендә Азеф! Евно Азеф! Даһи провокатор! Провокатор җитәкче. Монда Баязитлар провокатор. Бу Баязитлар, бу Азефлар бер үк тамырның мәҗбүри җимешләреме?»162

      Әсәрнең үзәгендә торган большевик Зариф Булатов яңа вариантта яшьләрнең конспиратив эшләренә зур саклык белән карый. Яшерен мәҗлесләргә килеп кергән яңа кешеләрнең кемлеге белән кызыксына, шикләнә, саклану чараларын күрә. Шундый яшерен мәҗлесләрнең берсенә килеп кергән Шаһвәли дигән приказчик, мәсәлән, Зариф Булатовта зур шик уята. «Тукта, бу кем? Адашып йөргән бер революционермы? Әллә, Гәрәй Солтан шикләнгәнчә, күп катлаулы явыз провокатормы?» Провокаторлар, гадәттә, аеруча кыен мәсьәләләрне үз өсләренә алалар, полиция-жандармериягә эшчеләр белән бергә «эләгәләр», хәтта кыйналалар, сөргенгә «сөреләләр» иде. «Безнең көннәр» романында, мәсәлән, шундый эпизод бар: Әхтәм Тангатаров, беренче тапкыр камерага килеп эләккәч, күршедән стенага чирткән тавышка колак сала. Ялгыз камерадагы тоткын мондый сигналга шатланырга гына тиеш иде. Ләкин дусты Баязит аңа төрмә турында күп нәрсә сөйләгән. Арада ул: «Өйрәнмәгәнрәк тоткыннарның серләрен алыр өчен, күрше камерага охранка агентын утырталар да, стена аркылы шулай сөйләтеп, материал суыралар», – дип тә сөйләгән. Әнә шуңа күрә Әхтәм Тангатаров беренче чиратта «саграк булырга кирәк, тозакка төшермәсеннәр» дигән карарга килә. Бу, авторның, архив белән танышканда, без алда телгә алган документка зур игътибар биргәнлеген тагын бер кат раслый. Әсәрнең яңа вариантында шуңа күрә автор үзенең геройларына яңа сыйфатлар өсти. Мондый хәлләрне яхшы белгән большевик Булатов әлеге мәҗлестә Шаһвәлидән башта шикләнеп кенә утырса да, соңыннан шиге калмый. Газета чыгару һәм аңа редактор табу мәсьәләсе кузгатылгач, Шаһвәли пафослы сүз сөйләп ташлый:

      – Менә нәрсә, Зариф абый! Ятып калганчы, атып кал, диләр түгелме? Редакторлыкка башка адәм тапмасаң, мин күнәм, әйдә, газета өчен сөрсәләр, мине сөрерләр. Япсалар, мине ябарлар: пролетариат өчен, социализм өчен мин үземне корбан итәргә әзермен! – диде дә, шаркылдап көлеп, каршы корольне дүрт яклап кысып бикләде.

      Шаһвәлинең соңгы сүзе булмаса, Булат бер шик эчендә калачак иде, егетнең тавышындамы, сүз чыгышындамы, елмаюындамы, нәрсәсендәдер бер ясалмалылык, бер фальшь чыкты163.

      Баштарак бу провокаторны урында ук юк итү планы туса да, большевик Булатов ачуын йөгәнли: мәҗлестән Шаһвәлине кайтарып җибәрә һәм артыннан күзәтүче ияртә. Мәҗлестә артык зур мәсьәләләр кузгатылмый кала. Архивны актарганда Г. Ибраһимов үзенә кагылышлы бик күп документларны укыган булырга тиеш. Аның И. Бикчурин, Т. Мамлеев һәм башка провокаторларны тануы, гәрчә тегеләр шифр белән генә аталып йөртелсәләр дә, бик табигый. Провокатор үтеп кергән җыелышны тасвирлаган аерым эпизодлар «Безнең көннәр»нең яңа вариантына әнә шул документлар


<p>162</p>

Ибраһимов Г. Сайланма әсәрләр. – 3 т. – 400 б.

<p>163</p>

Ибраһимов Г. Сайланма әсәрләр. – 3 т. – 261–262 б.