«– Төркия флотына акча җыю эшенә ничек карыйсыз? – дип сорап, тоткынның күзенә йотылды.
Әхтәм җавап бирә алмады, аның алдына панисламизм, пантюркизм турында бер-бер артлы дүрт-биш сорау килеп басты. Болар өстенә тагы:
– Татарлар арасындагы сепаратизм фикеренә ничек карыйсыз? – дип сөаль ташлады».
Ахырдан тагын манёвр:
«– Сезнең баш өстегездә 102 нче статья тора… Берничә чуалчык мәсьәлә турында хак сүз әйтә белсәгез, мин сезнең өскә төшәргә торган кылычны үз кулым белән читкә тибәрмен, – дип урыныннан торды».
Болар барысы да документаль чыганакларга таянып эшләнгәннәр. Әсәрнең беренче вариантында «Төркия флотына акча җыю» мәсьәләсе бөтенләй юк. Хәер, татар халкы бу нәрсәне бөтенләй ишетмәгән дә, белмәгән дә. Ә жандармерия архивында бу мәсьәләне тикшергән йөзләгән папкалар ята. Г. Ибраһимов аларны әнә шулай әсәренә кертеп җибәргән.
Архив документлары Кәрим Гайфи образын тулыландыруга да зур хезмәт күрсәткән. Түбәндәге өзекнең һәр җөмләсе Казан жандармериясенең унынчы еллардагы эшчәнлеген документаль рәвештә эченә алган. «Кәрим Гайфинең кызыл фәсе белән тар кара җөббәсе, русча китаптан файдалана алмаганга күрә, Истамбул басма дәреслекләре буенча укыткан һәрбер мөгаллим, аның квартирында табылган һәртөрле Мисыр, Төркия басма китаплары – охранка алдында гаҗәп зур шөбһәле әйберләр, куркынычлы нәрсәләр булып күренәләр. Урыннарда, губерна жандармерия кәгазьләрендә генә түгел, Петербургта департамент докладларында да панисламизм, пантюркизм белән татар социал-демократиясен бергә бутап, бер аршын белән үлчәп, йөдәп чыгалар. Шул ук Булатны социал-демократик большевик та, шул ук Булатны тагы панисламизм, пантюркизм хәрәкәтләрен яклаучы да ясап буталалар. Мәдрәсәдә, хәзрәттә, мөгаллимнәрдә ясалган тентүләр һәммәсе әнә шул чуалчык хәрәкәтнең тамырын эзләү өчен иде».
Г. Ибраһимов, яңа документларга таянып, татарлар арасында оялаган пантюркист образын тудыра алган. Мәгълүм булганча, пантюркистлар мөселман илләре өчен социализм строе буш хыял, булмастай эш дип шаулыйлар. Моны провокатор X. Тәлаши дә үзенең «Мусульманин» журналы аркылы пропагандалый. Мәсәлән, журналның 1911 ел, 2 нче санында «Чит илдәге диндәшләребезнең тормышы» дигән мәкаләдә мондый сүзләр бар: «Һичнинди нигезе