Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10. Мухаммет Магдеев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-03764-8
Скачать книгу
әдәбиятта бик күп язучылар күтәреп карый. Кызганычка каршы, аларның күбесе сәнгать әсәре булудан бик ерак тора. Ш. Саттаров «Буби» мәдрәсәсендә тентүләр узганнан соң берничә пьеса яза. Анда кара фикерле ишаннарның, сатлык җан муллаларның һәм башка бик күпләрнең образы бирелә. Ләкин бу әсәрләр ясалма, иллюстратив чыкканнар. Озын гына исем белән бишәр пәрдәлек итеп язылган бу драмаларда («Татар тәгазиб вә җәһаләтнең корбаны», «Татар милләтен тәрәккый иттермәүчеләр») ышандырырлык образлар юк. Ш. Саттаровның кара йөзле муллалары, ишаннары хәтта револьвер белән коралланганнар. Мәсәлән, аның бер пьесасында Сәгыйдулла исемле алдынгы карашлы кешене кадимче муллалар тәрәзәдән атып үтерәләр. Бу эпизод, нигездә, аның хатыныннан түбәндәге сүзләрне әйттерү өчен кирәк: «Йа Алла! Бу җанымның башына каһәр суккан могтәсиф надан «татар милләтен тәрәккый иттермәүчеләр» җиттеләр бит!»165. Провокаторлар, шымчылар турында, гомумән, унынчы еллардан соң күп язылган. Ләкин бу әсәрләрнең барысын да реализм принципларына каршы килү харап иткән. Әсәрне мөмкин кадәр тормышчан итәргә тырышып, сәнгатьчә эшләнешенә игътибар бирмәү Габдерәүф Шәһидинең «Әшәкеләр» пьесасында үзен сиздерә. Автор бу пьесасын патша бәреп төшерелгәч язган. Ул аны «доносчы охранкачылар тормышыннан алынган дүрт пәрдәлек фажига» дип атый. Әсәрдә Шәмгун исемле бер китапчының биш ел буе яшерен рәвештә охранкага хезмәт итүе һәм революциядән соң фаш ителүе тасвирлана. Әсәрнең ахырында мондый сүзләр белән Шәмгунны фаш итәләр: «Шәһәребезнең охранкасында биш елдан бирле хезмәт итүче һәм, аена кырык сум вазифага кызыгып, безнең һәрбер милли вә гомуми иҗтимагый эшләребезне панисламизм хәрәкәте итеп күрсәтеп көн күрүче бер мәлгунь икән»166.

      Шулай итеп, унынчы еллар татар демократик әдәбияты һәм публицистикасына революцион-демократик көрәш темасы белән берлектә табигый рәвештә патша охранкасының кара көчләрен тасвир итү килеп керә. Бу процесста берничә тенденция күзгә ташлана: а) әдипнең үзен чолгап алган иш-иптәшенә шикләнеп каравы, монафикълардан саклануы, үз мохитендә «саф күңелле» шәхес эзләве; б) кара көчләрне, охранкага хезмәт итүче динчеләрне, кадимчеләрне, гомумән, «явызлык» дип бәяләү, тәнкыйть итү, аларны милләт дошманы буларак гомумән гаепләү; в) сатлык җаннарның, шымчы, доносчыларның конкрет исемнәрен атап фаш итү; г) әдәбиятта провокатор, җәллад образын тудыру, самодержавие символы буларак төрмә темасы килеп керү; д) кара көчләрне төрмә стеналары эченә ташлаган тоткын образы аша тасвирлау. Әдәбиятта тоткыннарны баштарак нахак бәла корбаннары, аннары мәгърифәт таратучы, соңрак патшага каршы сүз әйткән өчен эләккән кеше итеп тасвирлап килделәр. Ниһаять, әдәбияттагы төрмә тоткыны большевик революционер образына кадәр үстерелде. Аңлы революционер-большевиклар белән бәрелешкәндә патша охранкасының кара көчләре тагы да ачылды, бу темага язылган әсәрләрнең фаш итү көче артты.

      Бу мотивлар, әлбәттә, егерменче йөз башы татар әдәбиятын


<p>165</p>

Саттаров Ш. Татар милләтен тәрәккый иттермәүчеләр: драма. – Казан, 1911. – 70 б. Сүзлек: могтәсиф – золым итүче. – М. М.

<p>166</p>

Шәһиди Г. Әшәкеләр. – Сембер эш башкару комитеты матбагасы, 1917. – 52–53 б.