Китап / Книга. Марат Кабиров. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Марат Кабиров
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03369-5
Скачать книгу
каршылый. Ә тагы да төгәлрәк итеп әйткәндә, бертавыштан хуплыйлар. Миңа менә нәрсә кызык  –  әлеге чараны туктаусыз рәвештә мактаган газеталар иртәгә үзләре үк укучыларын югалтачак ич. Аларның тиражы бүген үк төшеп бара бит инде. Дөресен әйткәндә, мин матбугат чараларының, бер булып, үземә каршы күтәрелүен көткән идем. Мантыйк шуны таләп иткән кебек иде. Ә болай… Мин кешеләрне берничек тә аңлап җитә алмыйм.

      Ул кеткелдәп көлеп куйды да чынаягына үрелде. Миңа монда утыру чиксез авыр иде. Акрын гына урынымнан торып ишеккә юнәлдем.

      – Мин җиңдем…  –  дип, кулын сузды Даутов.  –  Килешегез…

      Мин кул сузмадым. Ул, чынлап та, җиңүче иде. Мин җиңелгән идем. Үз солдатлары хыянәт итеп, хурлыклы җиңелүгә дучар булган, илсез-көнсез-халыксыз калган хаким хәлендә идем мин.

13

      Моңарчы Рамил Әхмәтович белән китаплар турында сөйләшкәннәре булса да, Илдар укыганыннан күп нәрсәләрне аңлый алмады. Шулай да, бу аңа кызыклы иде. Ул үзен бик акыллы кеше белән әңгәмә коргандай итеп тойды. Дөресен генә әйткәндә, Рамил Әхмәтовичтан башка беркем белән дә ихластан сөйләшкәне юк иде аның. Әмма профессор да бу тиклем үк ачылып китми, кирәкле вакытта кирәкле мәгълүматны гына бирә дә  –  вәссәлам. Ә монда  –  бөтенләй башка нәрсә. Ниндидер иркенлек, күңел көрлеге ярылып ята. Әйтергә теләгән фикерне беркемнән дә курыкмыйча, беркемнән дә кыенсынмыйча җиткерә белү. Хәтта үзенең уңышсызлыклары турында сөйләгәндә дә, аны аңларга, хөрмәт итәргә мәҗбүр буласың. Шул ук вакытта аның күңелендә авыр тойгы да тулы иде. Югалту ачысы. Үзенең элегрәк туып, менә шундый язучылар белән якыннан аралаша алмавына үкенү. Һичьюгы, менә шундый китапларны күпләп укый алса да, бүгенгедән бәхетлерәк булыр иде. Узган заман кешеләре ул әсәрләрне ник сакламадылар икән? Ни өчен үзләренең киләчәген, балаларын, оныкларын тормышның шундый гүзәл күренешеннән мәхрүм иттеләр икән? Ул әрнүле дә, нәфрәтле дә иде.

      Башта ул Даутовны өзгәләп ташлар чиккә җиткән иде. Соңрак ачуы сүрелә төште. Даутовның гаебе генә түгел иде бу. Әгәр ул дәвер кешеләре әдәбиятка, китапка кул селтәмәсәләр, Даутов кына берни дә эшли алмас иде. Һәм үзен бер сәер уйда тотып тынып калды. Моңа кадәр, дөньяда китап дигән нәрсә барлыгын белгәнче, бернинди югалту да тоймый яшәде ич. Бәхетле булып яшәде. Ә хәзер… Ул Рамил Әхмәтовичның сүзләрен хәтерләде: Автоматик хезмәтләндерү, ә асылда, автоматик күзәтү, хәтта идарә итү системасы… Киендерү-ашатулар, тибрәтеп йоклатулар, мәхәббәт назлары… Болар барысы да аларның игътибарын ниндидер мөһим нәрсәдән читкә юнәлтү өчен түгелме соң? Һәм ул Ләйлә яныннан чыкканда үзенә биргән соравын кабат исенә төшерде: «Ничә тапкыр сөю ләззәтенә бирелдек без бүген?» Тик бу юлы инде үзен гайрәте ташып торган ир итеп тоймады. Мәхәббәт уеннары бары тик аларның күзен каплау өчен генә, автоматик хезмәтләндерү системасы тарафыннан көчләп тагылган бер шөгыль булып күренде. Нормаль кеше ул кадәр назга бирелә алмый. Бу  –  нормаль күренеш түгел. Уйлап карасаң, нормаль булмаган күренешләр санап бетергесез иде. Мәсәлән,