Китап / Книга. Марат Кабиров. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Марат Кабиров
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03369-5
Скачать книгу
миңа танырга тырышып карап алды да баш кагып кына куйды.

      – Капчыгыгызда нәрсә ул?  –  дидем мин, соравымны бәйләнүгә ошатмаска тырышып.  –  Соңгы вакытта капчык күтәргән кешеләр күбәйде шикелле…

      Абзый миңа сәерсенеп карап алды да елмайгандай итте:

      – Китаплар ул.

      – Нәрсә?

      – Китаплар,  –  дип кычкырыбрак кабатлады абзый һәм капчыгын иңенә күтәрде.  –  Китап ташыйбыз.

      – Кая?

      Абзый миңа сәер караш ташлады да урам аша чыга башлаган халыкка иярде. Мин дә аның артыннан калмаска уйлаган идем, үземә кирәкле автобус килгәнен күреп, тукталышка йөгердем. Бу абзый артык сүзчән кеше түгел, барыбер көткән җавапны алып булмас. Иң яхшысы  –  теге кибеткә барудыр.

      «Планета» кибете дә бикле иде. Ишек-тәрәзәләрендә кара төстәге пыялалар булганлыктан, мин аның эчен күрә алмадым. Проспекттагы ике зур кибетнең бикләнүе очраклы хәл сыман тоелмады. Өстәвенә, китаплар күтәреп каядыр барган кешеләр… Кыңгырауга басарга туры килде. Озак кына шылтыраткач, хәрби комбинезон кигән бер егет ишек ачты.

      Мин кемлегемне аңлатып бирдем. Һәм кибет директорын күрү мөмкинлеге белән кызыксындым. Егет директорның каядыр китүен һәм миңа берничек тә ярдәм итә алмавын әйтте.

      – Китап кабул итү пунктлары ачылгач, безнең сәүдә бермә-бер яхшырып китте,  –  диде ул.  – Кешеләр китапны йөзәрләп алдылар. Кабул итү пунктларында бер яңа китап өчен икешәр йөз сум түләүләрен белгәч, үзебез дә шунда илтеп тапшырдык. Һәм… Нәшриятлар да үз продукциясен, безгә бирмичә, турыдан-туры кабул итү пунктларына илттеләр. Нәтиҗәдә, безнең кибет киштәләре бушап калды… Китап кибетләре яшәүдән туктады…

      – Китап кабул итү пунктлары?  –  дип кабатладым мин, берни аңламыйча.  –  Анысы нәрсә тагын?

      Егет миңа сәерсенеп карап торды да башын чайкап куйды.

      – Сез дөньядан артта калгансыз шикелле…  – Ул елмайгандай итте:  –  Моннан берничә ай элек барлык матбугат чараларында да иске китапларны кабул итү пунктлары ачылу турында хәбәрләр булды. Башта алар искергән, беркемгә дә кирәкмәгән китапларны гына җыйдылар. Соңрак өр-яңа китапларга күчтеләр, башта арзанрак бәягә, аннан кыйбатрак хак белән сатып алдылар. Хәзер бу эш тәмамлануга бара, дип сөйлиләр…

      – Ләкин…  –  Мин мондый көтелмәгән хәбәргә ни әйтергә белми аптырап калдым.  –  Ләкин бу кемгә кирәк булган?

      Егет иңнәрен генә сикертте.

      – Белмим, әмма кешеләрнең күпчелеге әлеге хәлдән бик канәгать калды. Газета-журналларда шушы эшне оештырган кешеләрне мактап язган мәкаләләр күпләп дөнья күрде. Теләсәгез, кызыксына аласыз…

      Мин, ишеткәннәремне башыма сыйдыра алмыйча, акрын гына тукталышка таба атладым. Анда җиткәч, буш эскәмияләрнең берсенә утырып тәмәке кабыздым.

      – Китап кабул итү пунктлары…  –  дип кабатладым мин үз алдыма.  –  Китап кабул итү… Димәк, әлеге оешмалар китапларны, нәшриятлардан