Китап / Книга. Марат Кабиров. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Марат Кабиров
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03369-5
Скачать книгу
чынлап шулай уйлыйсыңмы?!  –  диде ул, минем баш чайкавымны көткән сыман.  –  Үзең үк әйтеп торасың ич… Ничек әле… «Бүген безнең аллабыз  –  акча. Миллионерлар  –  пәйгамбәрләр урынында. Экономистлар  –  дин әһелләре сыман…» Шушы дәвердә әдәбиятның нинди дә булса әһәмияткә ия булуына син чынлап та ышанасыңмы?!

      Мин баш кактым.

      Даутовның күзләрендә кызгану чаткылары ялтлап китте.

      – Халык…  –  Ул баласын ялгыш адымнан, фаҗигадән саклап калырга тырышкан ата сыман иде.  –  Ул кешеләр… синең китабыңны сатып алып укыганчы, бер ярты аракы алып эчүне хуп күрә торган халык… Һәм син… Шуларны белеп, аңлап торган килеш…

      Ул авыр сулап куйды. Бертын дәшми торды.

      – Әдәбият югалса, бөтенләй җирдән җуелса…  – дип дәвам итте ул,  –  син тормышның нәрсәседер үзгәрәчәк дип уйлыйсың… Кешеләр аны сизәчәк, дисең…

      Мин баш кактым.

      – Юк,  –  дип кистерде ул кинәт.  –  Берни дә үзгәрмәячәк. Һәм мин сиңа моны исбатлаячакмын.

      Мин елмайдым:

      – Ничек?

      – Күрерсең…  –  Һәм ул, сүз беткәнен аңлатып, өстәл артыннан торды да минем папканы алып кулыма тоттырды.  –  Бәхәс дәвам итә. Аның беренче өлешендә син җиңдең. Монда  –  миллион ярым. Иртәгә исәбеңә тагын да шундый ук сумма өстәләчәк. Әмма бәхәс дәвам итә. Һәм аның икенче өлешендә мин җиңәчәкмен.

      – Ләкин…

      – Хушыгыз,  –  дип кулын сузды ул, тагын «сез» гә күчеп,  –  мин тиздән сезгә әдәбиятның беркемгә дә кирәкмәвен һәм аның югалуыннан кешеләр өчен бер зыян да юклыгын исбатлаячакмын. «Язучы» дигән һөнәр бөтенләй юкка чыгачак. Үзегезгә бүтән эш сайлый башларга мөмкинсез. Хушыгыз.

      Мин, әлбәттә, аның бу сүзләрен чынга алмадым.

* * *

      Даутов белән очрашудан соң ярты ел вакыт үтте.

      Китап кибетләрендә минем тагын берничә яңа романым пәйда булды. Сугышып, чират торып алмадылар, әмма ул әсәрләр сатылмыйча да ятмады, һәм мин акча мәсьәләсендә кытлык кичермәдем. Бу җәһәттән, бәлки, иң бай язучыларның берсе булганмындыр әле. Сүз монда минем искиткеч байлыгым турында түгел, ә бүтән язучыларның ярлылыгы турында бара. Монысы әйтмәсәм дә аңлашыладыр. Бер авыз пешкәч, мин татарча китапларның тиражын ярыйсы ук киметергә мәҗбүр булдым. Алар табыш китерми генә түгел, ә үзләренә түгелгән чыгымны да капламыйлар иде. Мине бары тик рус теленә тәрҗемә ителгән романнар гына коткарып килә, алардан кергән акча үз телемдә нәшер ителгән китапларның чыгымын да каплый, төшенкелеккә бирелмичә яшәргә дә мөмкинлек тудыра. Даутов белән бәхәсләшүдән кергән өч миллионның бер өлеше нәшрият эшләренә китсә, калганы кулда иде. Дөресен генә әйткәндә, бу кадәрле акча минем өчен зур байлык булып тоелды. Тик ул минем тормышыма бернинди дә үзгәреш кертмәде. Һаман шул фатирда яшәдем, шул ук җиһазлар, шул ук киемнәр… Җитеш тормыш үлчәме фатир зурлыгы, шәһәр читендәге вилла матурлыгы һәм шәхси автомобиль маркасы белән бәяләнгән дәвер булса да, мин боларның