Китап / Книга. Марат Кабиров. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Марат Кабиров
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03369-5
Скачать книгу
итәләр. Һәм… Нинди генә тарлавыкка барып керсәләр дә, бер-берсенә бәрелмиләр дә, өелешеп тә тормыйлар, болар бер организм шикелле.

      Илдар аларның нәрсә эшләп йөрүләрен тоя иде. Болар түбән катлам җан ияләрен, кешеләрне эзли һәм юлларында очраган һәрберсен юк итәргә тиешләр. Җирдә бер генә бөртек адәми зат та калырга тиеш түгел, чөнки кеше  –  йогышлы чир кебек, тамырыннан йолкып ташламыйча торып, аннан котылып булмый. Хәлиткеч сугышлар булып узды инде. Адәм баласы асылда кыйратылды. Хәзер аның калдык-постыкларын табу һәм юк итү чаралары бара.

      Илдар, ишетү, иснәү һәм күрү органнарының бөтен сәләтен җыеп, кеше эзләде… Юк, аның өчен кемдер эзли иде… Ул үз акылы белән идарә итүче затның көчәнүен генә сизде. Һәм ул затны күрергә теләгәндәй, тирә-ягына күз салды. Артында да, янында да тере әрвахлардан башка беркем дә юк иде. Һәм ул кинәт туктап калды. Ул нәрсәнедер аңлап туктап калды. Бик мөһим нәрсәне. Тик аның ни икәнен шундук онытты. Онытудан бөтен булмышы белән тетрәнеп куйды. Һәм уянып китте. Бары тик шунда гына, төштән өнгә кайткан юлда гына, ул теге уйны хәтерләде. Бер мизгелгә генә. Әмма шул җитте. Моны аңлау искиткеч авыр иде.

      «Мин аларның берсе,  –  дип уйлады ул, күзләрен ачканда.  –  Мин дә теге тере әрвахларның берсе идем».

      Күзләрен ачу белән, бүлмәдә якты музыка уйный башлады. Урынның ул яткан өлешендә генә күзәнәкләрне тынычландырып җибәрерлек җылылык барлыкка килде. Бераздан Илдарның күңелендәге хәвеф тойгысы бөтенләй юкка чыкты. Һәм ул татлы йокыга талды. Әмма мондый халәт озак сузылмады, күз алдына тагы баягы күренешләр килде, колагында таныш музыка яңгырады. Ул кабат тере әрвахлар арасында иде…

      Илдар шул рәвешле бер уянып, бер саташып ятты. Ә таң алдыннан, мондый хәлдән тәмам гаҗиз булып торып утырды. Бүлмәгә таралган музыка да, җаныңны эретерлек җылылык та тыя алмады бу юлы. Илдарның күңеле болар өчен бикле иде. Һәм ул, аңында чиксез сораулар калка башлавын сизеп, ашыга-ашыга үзенең эш бүлмәсенә атлады…

15

      «КИТАП» тан өзекләр

* * *

      Күңелне авыр тойгылар биләп алган мәлләрдә, базардагы карчык миңа тынгылык бирми, көн дә диярлек төшемә керә иде. Бүген дә шулай булды. Мин урамда йөри идем. Үзәк базар янында. Ул, нәкъ тә өндәгечә итеп, ике кулы белән беләгемнән эләктерде дә күзләремә текәлде.

      – Кабахәт,  –  дип пышылдады аннан соң,  – нәрсә эшләдең син! Ник бардың бу адымга?! Ул бит Иблис иде!

      Аның кыяфәте дә, тавышы да өндәгедән күпкә ямьсезрәк иде.

      – Иблис!  –  Кинәт ул минем битемә төкерде, әмма ул ялгыштымы, минем янтаеп калуым ярдәм иттеме, төкереге, миңа тимичә, тротуар читендәге чәчәкләр түтәленә төште. Бер мизгелдән чәчәкләр төбеннән тонык кына төтен күренде дә түтәл буйлап китте. Бу сәер күренеш иде. Чәчәк сабакларының төбеннән шуышкан төтенгә гаҗәпләнергә дә өлгермәдем, бөтен түтәлне ялкын ялмап алды. Кызгылт, аксыл, зәңгәрсу чәчәкләр күз алдында куырылып соры төскә керде, яшел яфраклар