Китап / Книга. Марат Кабиров. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Марат Кабиров
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03369-5
Скачать книгу
йөз меңнән артык акча чыгаруымны исәпкә алсаң, шатлыктан үрә сикерерлек түгел. Хәзер бөтен өмет районнарда иде. Ләкин андагы хәлләр дә зур уңыш вәгъдә итми, кеше хәзер китаптан бизә төшкән иде. Шулай булырга тиештер дә. Кайчандыр һәр авылда булган бай китапханәләр таркатылды. Һәр район үзәгендә эшләп килгән китап кибетләре «табышсыз нокта» буларак юк ителде. Кайчандыр менә дигән шигырьләр, хикәяләр бастырган газеталар авыл хуҗалыгы белешмәсенә һәм помидор тозлау рецептлары, сидек белән дәвалану ысуллары буенча кулланмага әверелде…

      Әлбәттә, бу  –  бер татар башына гына төшкән күренеш түгел, хәтта урыс наширләре дә укучылар азаюга зарлана, кайчандыр китап уку буенча дөньяда беренчелекне тоткан илдә эшләр хөртиләнә баруын билгели. Ләкин урыс  –  зур халык, ул мондый авырлыкларны җиңелрәк кичерә. Ә миңа авыр иде. Ләкин мин бирешмәскә тиеш идем. Башкортстанда илле дүрт район бар, дип уйладым мин, шуларның үзәкләрендә аена икешәр китап кына сатылса да, барлыгы йөз дә сигез данә була. Ә ул икешәр генә сатылмаячак. Татарстанда да шул чамарак булса… Кыскасы, бер ел эчендә бу китапны эш итеп бетерәчәкмен. Мин бөтен районнарны да гизеп кайттым, һәм бу уем дөреслектән артык ерак булып чыкмады.

      Икенче китап турында уйларга вакыт иде. Һәм өченчесе хакында да… Мин китап кибетләрендә электән дә бик еш була идем. Шуңа да киштәдә бишәр-унар китабы яткан авторның игътибарны шундук үзенә тартканын яхшы беләм. Авторның исеме бөтенләй таныш булмаса да: «Бу бик яхшы язучыдыр инде, яхшы булмаса, китапларын болай күп итеп чыгармаслар иде»,  –  дип уйлыйсың һәм ирексездән аны укып карыйсың килә башлый. Китап кибетенең киштәсендә унлап романың яту ул  –  үзе үк рекламаның бер төре.

      Минем әсәрләрем җитәрлек иде. Кулымда акча барында, рекламаның әлеге төреннән дә файдаланырга булдым. Хәзер кирегә юл юк иде инде  –  яки уңасың, яки туңасың… Кибет киштәләрендә яткан китапларымның саны унга җиткәндә, мин уңачагыма тамчы да ышанмый идем инде. Газета-журналларда әсәрләрем хакында мәкаләләр дә ярыйсы гына басылды, радио-телевидениедән әңгәмәләр дә оештырдык. Минем исем шактый ук билгелегә әверелде. Әмма китаплар барыбер зур авырлык белән сатыла иде.

      Һәм мин урыс укучысына чыгу турында уйлый башладым.

      Беренче карашка, моның бер авырлыгы да юк шикелле иде. Берәр әсәреңне тәрҗемә итәсең дә китап итеп чыгарасың, һәм Россиянең бөтен халкы синең укучың була. Ләкин шундук икенче шик калкып чыкты  –  урыста синең шикеллеләр беткән ди! Ул зур халык, каләм тибрәткән бөтен кешесен дә җыйсаң, үзе бер Уфа хәтле буладыр әле. Бик мохтаҗ, ди, алар синең ишеләргә. Бу, әлбәттә, дөрес фикер иде.

      Аннан соң, мин  –  татар телендә яза торган кеше генә түгел, мин  –  татар язучысы һәм әсәрләремдә дә шушы миллилек ярылып ята, халкыбызның уй-кичерешләре, әрнү-сызланулары һәр абзацта үзен сиздерә. Аз санлы һәм таркау милләтнең язучысы бүтәнчә була да алмыйдыр. Моны, әлбәттә, аңларга да, акларга да мөмкин. Әмма