Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02763-2
Скачать книгу
ярым җимерек тимерче алачыгына җиткәч, туктап, тарих хәрабәсенә карап уйланып торды. 1914 елга кадәр биредә, әнә теге җиргә сеңеп беткән сандал бүкәне янында, аның әтисе басып торгандыр, күрек тарткан яшүсмергә дә, ярдәмчесенә дә дәшә-дәшә, чүкече белән, көйләр чыгара-чыгара, сабан төрәннәре суккандыр. Иске алачык Гариф үзе генә сурәтли алган истәлекләр саклый иде. Әтисе басып торган урын, сандал түмәре…

      Тирә-юньдә этләр һау-һаулап өреп куя, тимерче алачыгы очындагы күлдә адашкан үрдәк кычкыра, ул да түгел, якында гына мәче башлы ябалак ухылдап ала, җиле биткә сизелерлек дәрәҗәгә җитеп, колак яныннан гына ярканаты очып уза.

      Алачыктан Гариф тәмам караңгы төшкәч кенә чыкты һәм, өенә кайтмыйча, куе таллар арасына кереп югалган сукмактан су буена төшеп китте.

      Караңгы. Тирә-юньдәге һәммә нәрсә әкияттәгедәй үсеп, зураеп киткән сыман. Биткә дымлы тал яфраклары тиеп китә, атлаган саен, упкынга очармын дип сакланасың. Гариф шулай килде-килде дә аяк астында комлы таш тоеп туктап калды. Колагына су тавышы ишетелде.

      Ык елгасы.

      Бераздан ул басмага җитте. Елга өсте тыныч түгел. Чупылдап балыклар сикерешә, басма астында су күселәре ызгышып ала. Бит-йөз тирәсендә бертуктаусыз чебен-черки безелди… Рәхәт иде су тавышын тыңлавы. Онытылып китеп, Гариф үзенең эше турында уйлады. Аның башына матур-матур фикерләр нәкъ менә шундый минутларда килә торган иде. Беркөнне ул чәчүчеләр янына барды. Аркылыга-буйга чәчеп яталар. Ары карасаң да, бире күз салсаң да – трактор эзе батып кергән. Чәчкән җир өстенең дүрттән бер өлешеннән трактор көпчәге узган. Ә бит борынгы бабаларыбыз сукалаган җир өстенә тырмадан башка һични кертмәгәннәр. Ашлыкны тубалдан кул белән сибеп чәчкәннәр, аннары тырмалаганнар. Күмелгәне күмелгән орлыкның, күмелмәгәне юк – кошларга ризык булып калган. Колхозлашу чорында авылларга ат чәчкечләре килә башлый. Тиз дә, җилкәгә тубал да асып йөрмисең, крестьянга әйтеп бетермәслек җиңел хәзер. Ләкин ул чәчкеч рәт аралары калдыра. Һәр басуда бермә-бер җир буш кала. Чәчкечләргә шактый үзгәрешләр кертеп, аларны тракторларга көйләгәч тә, көпшә урынына тарелкалар куйсалар да, рәт аралары барыбер буш кала. Никадәр җир! Шуннан аркылыга-буйга чәчә башлыйлар. Бу ысул белән буш жирләр азрак кала калуын, ләкин бу алым да кимчелексез түгел: менә дигән эшкәртелгән җир-туфрак таптала, бермә-бер ягулык артык яна, бермә-бер артык хезмәт салына, ашлыкның үзкыйммәте үсә.

      Бабаларыбыз ысулы әйбәт булган, һәр бөртек үзенә бер урынга төшмәсә дә, бөртек белән бөртек арасында ниндидер пропорциональлек сакланган. Шул сәбәпле ашлыкның салам-камылы төптән юан булган, башагы тук, бөртекләре эре җитешкән. Ләкин бу ысул белән өч-дүрт көндә меңләгән гектар җирне чәчеп бетерү мөмкин түгел… Әгәр дә мәгәр кирәк тирәнлектә күмдереп, туфракка бөртекне сибеп төшерә торган чәчкеч ясалса?.. Анда инде басуларны аркылыга-буйга таптамас идек. Һәр бөртек, үзенә тиешле мәйданга төшеп, туфрактан үзенә генә тиешле матдәләрне алыр иде, чүп-чарга ирек бирмәс, юан камыллы, эре башаклы булып үсәр иде.

      Тик ул чәчкечне