Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02763-2
Скачать книгу
өчен туфракны культуралаштыру иң җитди чараларның берсе булып калганда, бригадир Бакиров бу эшкә аяк чалды, комсомол секретаре Равил Кадыйров та бу эштә бригадирга ярдәм иткән. Гафу итегез, коммунист иптәшләр, минемчә, Бакировны партия сафына алырга ашыкмаска кирәктер. Иптәш Бакиров үзе дә мине дөрес аңласын иде…

      Тыныч кына янган учакка гүя бензин бөркеделәр, гүя кырмыска оясына таяк тыктылар. Җыелыш тоташ гүләүгә күчте. Харисов каләме белән алдында торган графинга суккалады, алай да халыкны тыя алмагач, келлиң-келлиң итеп, алдындагы кыңгырауны шалтырата башлады. Кыңгырау тавышын ишетүгә, һәммәсе дә тынып калдылар. Бу кыңгырауны Харисовка, мәктәпкә электр звоногы куйгач, директор биргән иде, партком секретаре аны халык бик шаулаша башлагач кына куллана.

      – Иптәшләр, иптәшләр, әйдәгез, берәмләп кенә. Тагын кем сүз ала?

      – Миңа бирегез.

      – Әйдә, Талип.

      Председатель бөтен кыяфәте белән юл йөреп кайткан кешене хәтерләтә иде. Әүвәл ул, шактый көттереп, торып басты, алдындагы кәгазьләрне караштырды, гүя кирәкле сүзләрен шунда язган иде. Ниһаять, Бикмуллин башын күтәрде, акрын гына, сынап, һәммәсенә күз йөртеп чыкты, карашын агрономга туктатып, әллә гаҗәпләнүен сиздереп, әллә аптырап калуын аңлатып, вак-вак ияк какты.

      – Гыйбрәтле хәл бу, иптәшләр. Бик гыйбрәтле хәл. Юк, мин председатель буларак бу эшкә тыныч кына карый алмыйм. Иң әүвәл мин шуны әйтергә телим: кемнәр безгә бу лаборатория хезмәткәрләре? Нәрсә мәҗбүр итте аларны, төгәлрәк итеп әйткәндә, кем мәҗбүр итте «Берек» колхозының менә дигән алдынгы кешеләре турында гайбәт сатарга? Бу мәсьәләдә мин үзем дә бик аз гына гаепле булсам да, күңелемә килгәнне әйтми кала алмыйм. Минемчә, Бакиров та, башкалар да ул хәтле күпертеп, матбугатта күтәреп чыгардай җинаять эшләмәделәр. Борчак җирен Бакировка ашламасыз чәчәргә мин куштым. Чөнки ашлама юк иде. Ә чәчүне бер көнгә дә кичектерергә ярамый. Кая ул ашлама, иптәш Бәдретдинов? – диде кинәт кенә агрономга мөрәҗәгать итеп председатель. – Кая ул гранулаланган суперфосфат?! Минемчә, Бакиров, борчакны чәчтереп, ифрат дөрес эшләде. Ә ашламаны аны соңыннан да салып була. Без бу мәсьәлә тирәсендә әйләнә-бутала чебеннән дөя ясадык. Әйтерсең башка эшебез юк, ике сәгать буена борчак җире дә борчак җире, кем чәчкән дә кем кушкан? Комиссия, тикшерү өстенә тикшерү… Язгы чәчүдә берәвесе дә күренмәде. Чәчү вакытында безне шар сугып йөргәннәр, тәҗрибә участогын ашламасыз чәчәргә ярамаганны белмәгәнбез дип уйлый, күрәсең, агроном. Белдек, бик яхшы белдек, иптәш Бәдретдинов, ләкин чарасыз калудан чәчәргә мәҗбүр булдык. Сез миңа шуны әйтегез, иптәш Бәдретдинов, бирегә сез иген игәргә килдегезме, әллә, үз карашларыгызны тормышка ашыра-ашыра, карьера казанумы максатыгыз?.. Бакиров кебек бригадирның язмышын бер кизәнүдә хәл итмик әле, иптәшләр. Кеше күңелен эштән биздермик. Мин Бакировны үзебезнең сафка алырга дигән тәкъдимгә кушылам. Зариф лаек моңа. Башка берәү турында сүз барган булса, мин болай кайнарланып сөйләмәгән дә булыр идем…

      Председатель, кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, бөрчек-бөрчек тир баскан