Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02763-2
Скачать книгу
белән еракка – унтугызынчы елларга күчә, әтисен үтергән акларны, аларның нигәдер авылдагы өч-дүрт большевикны гына атып китүләрен күңел күгеннән кичерә. Шушы авыл, аның һәр урамы, кешеләре Гариф күңелендә тел белән әйтеп бетермәслек җылы хис уята, ул, түбән урамнан чыгып, Зур күл буйлап атлый, аннан урманга җитә, урманны үтеп, Ык ярына килеп чыккач, яр өстенә басып, чоңгыллап аккан елганың күксел-зәңгәр суына карап тора. Шушы юлдан узган саен, аның күңел ярсуы арта, ат өстенә салган әтисенең гәүдәсе күз алдына килә. Аннары уйлап куя: әтинең гәүдә-сөякләрен булса да табып, кешечә күмсәң иде. Ул шуны эшләргә бурычлы. Ләкин кайда ята ул сөякләр, кайда ул әтисе күмелгән исемсез кабер? Гомумән, күмелү тигәнме аңа, әллә булмаса, муенына таш бәйләп, менә шул чоңгыллап аккан елгага ташлаганнармы?

      Гариф гүя революция елларында корбан булган халык алдында җаваплы. Халык аңардан бу эшне дәвам итүен сорый, юк, сорамый, таләп итә. Бу фани дөнья, аның чор-заманнарына туры килгән азатлык, ирек өчен булган канлы көрәшләр, шушы канлы көрәшнең яр-упкыннары, чоңгыллары төбендә үз язмышларын сынаган әтисе кебек шәхесләрне онытырга хаклары бармы аларның? Юк! Гариф, Ык ярына килеп баскан саен, ниндидер үзенә генә билгеле булган өмет белән яши башлый, менә аның юл өстенә беленер-беленмәс кенә калкулыктагы кабер килеп чыгар, аңа, һич югы, таш утыртылгандыр, ташка штык очы белән булса да әтисенең исеме-фамилиясе язылган булыр. Бу өмет, бер алдавыч кебек, Гарифның күңелен ашкындырса да, ул көннән-көн моның чын булуына ышана бара, һәр калку урынга туктап тезләнә, юеш, дымлы, хуш исләр килеп торган чәчкә-үләннәрне актарып ниндидер кабер эзләре, шуңа охшаш билгеләр эзли иде…

      …Кайчак аның янына партком секретаре Харисов кереп утыра. Гариф аңардан да әтисе турында сораша башлый. Ул Харисовның күзләрендә өметсезлек күрә, мәгәр сорашуын дәвам итә иде. Карт партком секретаре үзе сөйли, үзе аның уй-теләген аңлапмы, аңларга теләпме, хәленә керү нияте беләнме: «Чын-чынлап эзләгән булсак теге елларда, бәлкем, тапкан да булган булыр идек… Илле ел үткәчме? Белмим, белмим, бик күп сулар акты бит инде, Гарифҗан туган, бик күп сулар акты. Шулай да Әюп Латыйповның каберен бер кеше белә кебек миңа», – дип, Гариф күңеленә әллә ниткән серле өмет чаткысы өстәп китте. Җитмәсә: «Килеп утыр әле бер, шул турыда иркенләп сөйләшербез, бу хәлгә үземнең дә гомер буема эчем поша», – дип, чәйгә дәште. Чәчләре чаларган, картларча мөлаем чырайлы секретарьның шул чакыруын искә алып, Гариф көннәрдән бер көнне кич белән аларга юнәлде.

      Кояш баеп килә, шәфәкъ кызыллыгыннан өй тәрәзәләрендә ялкынлап учаклар яна, авыл өстендә яңа көтүдән кайткан мал-туар тавышы, җәйге таш өйләрнең учак астында пыскыган әчкелтем тизәк төтене исе.

      Гариф бертын капка төбендә туктап торды. Ишегалдында ана каз каңгылдап куя, бозау мөгри, абзар капкасын шагыр-шогыр китереп, үгез ышкына. Гариф келә бавын тартты, йортка атлады.

      Партком секретаре азрак сырхаулап тора икән, шулай да ул Гарифны ишегалдына ук чыгып каршы алды, ике куллап күрешеп, өйгә әйдәде. Харисов карчыгы белән икәүдән-икәү генә торалар.