Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02763-2
Скачать книгу
һәм шундый нәтиҗәгә килде: игенчеләр алдында торган проблемаларны начар белми икән болай. Секретарьның сөйләшүе Гарифка ошады.

      – Максат изге дә бит, – дип башлады Гариф, секретарь туктауга. – Әмма галим тикшеренүләре бит ул – компания түгел, еллар буена башкарыла торган эш.

      Секретарь йомшак кына Гарифның кулына кагылып алды.

      – Ә без сезгә ышанабыз, Гариф Әюпович, сез бит республикабызның көньяк-көнчыгыш районнарының берсендә кайчандыр баш агроном булып эшләгән кеше. Аннары, – секретарь, монысын әйтим микән, юк микән дигән кебек уйланып торды, – аннары, үзегез дә шул яктан икән бит сез, Гариф Әюпович. Бәлкем әле, туган авылыгызга ук кайтырсыз. Бу турыда без райком секретаре иптәш Хөснетдинов белән сөйләштек инде. Яхшы шартлар булдырыр идек, дип ышандырды.

      Академик Пустовойт яңа сорт көнбагыш чыгарды. Һәм кайда? Тәҗрибә участогында. Академик Лукьяненко яңа сорт бодай үстерде. Һәм кайда? Ниндидер авылда, колхозда. Халык академигы исеменә лаек булган Терентий Мальцев, гомер буе җыйган тәҗрибәсе белән уртаклашып, җир эшкәртүдә, ашлык игүдә үз сүзен әйтте, якташы Шәкүров иртә өлгерүчән яңа сорт борчак үстереп бирде…

      – Киләчәктә без һәр колхозда зурмы ул, кечкенәме лаборатория булдырырбыз. Хуҗалык белән хуҗалык җирләре арасында аз булса да аерма була. Югары уңыш алу өчен, үз кырларыңның туфрагын бик әйбәт белергә тиешсең, – дип тәмамлады сүзен секретарь.

      Гариф дәшми утырды. Ул Ык елгасы буендагы Карамалы авылын күз алдына китерергә тырышып карады. Әнисе еш кына Карамалыны исенә төшереп сөйли торган иде, былтырмы, өченче елмы кайтып та килде бугай. Секретарь Карамалы турында сүз кузгаткач, Гариф урыныннан кузгалып йөреп килде. Туган авылы турында әнисенең беркайчан да киңәеп сөйләгәне булмады. Заманында йөрәгенә бик каты яра салган хәлләр булгангамы, уфтаныр иде дә: «И-и балакаем, тиз генә онытырдай хәсрәтләр күрмәде шул минем башкайларым анда», – дип, яулык очы белән күзләрен сөртер иде. Әйе, искә төшереп, йөрәктәге яраларны яңартасы килми иде, күрәсең, ирен үз кулы белән җирли дә алмаган әнисе. Аклар тарафыннан үтерелеп ташланган Әюп Латыйповның хәтта гәүдәсен дә таба алмаганнар. Әллә, муенына таш бәйләп, Ыкка ташлаганнар, әллә яндырганнар – бер Алла үзе белә. Шунда кайтып эшләргә туры килә инде болай булгач.

      – Минем монда әнием, кызым бар.

      – Беләбез, Гариф Әюпович. Алар биредә торып торырлар. Сүз ике-өч ел турында бара.

      – Ярый, мин принципта риза дип уйлагыз.

      Секретарь елмаеп куйды:

      – Нишлисең, Гариф Әюпович, без коммунистларга һәрвакыт чор, заман таләпләрен тоеп яшәргә туры килә. Рәхмәт, сезнең риза буласыгызга баштан ук шикләнмәгән идем…

11

      Борчак чәчеләсе тәҗрибә участогына Тамчы иртән иртүк килде. Гариф Әюпович агрономның үтенечен әйткәннән соң, ул бераз дулкынланып та алды. Үзләрендә айдан артык яшәп киткән агроном егет турында күп кенә имеш-мимешләр йөри. Аңа чаклы эшләп киткән Садыйков кебек, ул да председатель