Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02496-9
Скачать книгу
башкортлар – үзләренә ил төзеделәр. Йосыф бәкнең атасы Муса солтан аларга ярдәм кулы сузды, көтү-көтү мал куып илтте. Тернәкләнде, тәмам аякка басты Казан йөзендә Яңа Болгар. Урдага исә кылган яманлыклары өчен хәвеф өстенә хәвеф яуды, чума чире тәмам нигезен җимерде. Күп тә үтмәде, Әстерхан ханлыгы Урдадан аерылып чыкты, аннары Кырым төбәге мөстәкыйльлек игълан итте. Әмма хәтта шул хәлдә дә Мәскәү кенәзләре Алтын Урдагасоңгы сулышына кадәр тугры калдылар. Мәгәр, ниһаять, алар да Алтын Урдадан йөз чөерделәр. Урда куштаннары Алтын Урданы таркатучы син генә дип, нугай морзасы Ямгырчы Әхмәт ханның да башына җиттеләр. Әнә шулай Алтын Урда империясе яшәүдән туктады. Шуннан соң Урдадан аерылып чыккан илләр үзара ызгыша, тарткалаша, җир бүлешә башладылар. Башта диннәр аерылышты, аннары халыклар, ахыр килеп хан һәм кенәзләр. Бу минеке иде, бу – синеке… Тәмам чарасыз калып, Алтын Урда дәүләтен ташлап китәргә мәҗбүр булган Олуг Мөхәммәд хан башта Мәскәү кенәзе җирләренә барып елыша. Иллә бәйсезлек вә мөстәкыйльлек тәмен татыган Василий кенәзгә бу ошамый, ул аңа биләмәсен ташлап китәргә куша. Олуг Мөхәммәд китми. Биләү каласы кирмәненә кереп урнашкан Олуг Мөхәммәд белән Василий кенәз орыша. Әмма гаскәр саны өч-дүрт мәртәбә артык булса да, Василий кенәз җиңелә. Үзе урысларны җиңсә дә, Олуг Мөхәммәд Биләүдә калмый, Түбән Новгород каласына күчеп китә. Шунда әйбәт кенә кышлый. Яз килүгә, Василий кенәз янә гаскәр белән орышырга килә. Янә каты орыш була. Урыслар, күпсанлы булсаларда, тагын җиңеләләр. Олуг Мөхәммәд ханның угланнары Ягъкуб белән Касыйм Рәсәй җиренә яу йөриләр. Урыслар каршы чыгалар, әмма тагын җиңеләләр. Ул гынамы, ике туган урыс кенәзе Василийны әсир итә һәм аталары каршына алып кайта. Үткән кышта гына үз кулы белән Рәсәй җирендә кенәз булырга ярлык биргән хаким Олуг Мөхәммәд хан каршына килеп баса. Бер сүз белән – әсир. Кырык бер мең урыс гаскәре бик аз санлытатарларга каршы тора алмыйча, кенәзләрен ташлап, качканы качып котыла, ятып калганы ятып кала. Шунысы гаҗәп: Олуг Мөхәммәд бу җиңүе белән горурланмый. Ул гаскәре белән Казанга күчеп килә һәм мөселманнар теләге белән тәхеткә утыра. Ә әсир төшкән Василий кенәзне исә, вәгъдә салымнарына иман әйттереп, әсирлектән азат итә. Әйе, урыс вә татар дөньясында булмаган киң күңеллелек күрсәтә Олуг Мөхәммәд. Шунда әйтә хан: «Үлем-җәбер вә бәндәләрнең хараплыгы түгел, хәтта һәлакәт тә аның белән килми. Бәлки, гөнаһ кылу һәм Аллаһы Тәгаләнең ярлыкавыннан өлешсез калу кешеләрнең ихласи һәлакәтедер. Бар, кит, бездән ерак тор, күрше хакының ни икәнен белмәсәң, сине барыбер Аллаһы Тәгалә кичермәс, күзең булса да сукырайтыр».

      Олуг Мөхәммәд Василий кенәзне Ягъкуб угланына түгел, Касыйм угланына биреп җибәрә. Бу углан, кенәздән тиешле салымны алып, атасына – Казанга юллап торырга тиеш була. Әүвәл башта атасының үтенечен төгәл үтәп килсә дә, Касыйм хан вәгъдәсендә тормый, атасы вафат булганнан соң, тиешле ясакны Казанга җибәрми башлый. Олуг Мөхәммәдтән соң Казан тәхетенә утырган угланы Ягъкуб көтмәгәндә вафат булып,