– Чарасыз калуымдыр, бәгиям, әйтмәс җиремнән әйтергә булдым: илче Питәй Тургай Җангали ханга сөекле кызыгызны— Сөембикәне димләргә килгән.
– Йа Аллаһ, бу ни хәл инде тагын?! Авызыңнан җил алсын. Кяфер мөслим кешегә кыз димләп йөриме?.. Булмаганны…
– Ни кылмак кирәк, бу хәл хактыр, бәгиям. Илче Тургай Сөембикә кызыгызны Җангали ханга димләргә килгән. Хак Тәгаләдер.
– Нигә аны баштан ук шул хакта күземә бәреп әйтмәдең?! Кеше ишетсә, ни кылырмын? Кяфер мөселман кызын димләргә килгән. Йа Хода, ләһәүлә вәләкуәтә, ислам дөньясында булган хәлме?!
– Бәгиям, сезгә билгеле булса кирәк, хак булса, мәрхүм Василий кенәз Казан мәркәзен үз йортым дип йөрер иде. Әүвәл Казанга атасы Иван III кул сала, шуңа әтәчләнүедер. Җангали ханзадәне дә Казан тәхетенә утыртучы улдыр.
Йосыф бәк кул селтәде. Бу хакта ул белә иде инде, берәүне дә тыңлыйсы килми иде. Вәзире чыгып киткәч, Йосыф бәк, тәхетенә чумган килеш уйлана-уйлана, бик озак дисбе тартып утырды. Әйе, әнә кая таба тәгәри башлады уй йомгагы. Шулай ук курчак Җангали аның сөекле вә гүзәл кызына өйләнер микәнни?! Бу мөмкин хәлме?.. Аннары моны урында яткан Василий кенәз теләге белән эшлиләрме?.. Шулайдыр. ВасилийIII, атасы Иван III кебек, Византиядән чыккан дин әһелләренә таянды, аларның колы булды, дин колы. Василий кенәз, төрек-татар халкын христиан итеп, ошбу төбәкләрдә тынычлык урнашыр дип уйлыймы? Бик ихтимал ич! Тик бу хыялың беркайчан да тормышка ашмастыр, кенәз, бары тик буш хыял булып калыр. Иллә урыслар бу хыялларын акрын гына тормышка ашыра баралар түгелме соң?! Әйтик, фин-угор халыклары инде тәмам урысларга йөз тота башлады. Бик ихтимал, ни чарадан бичарадыр, иллә бу хәл хакыйкатьтер, чирмешләрне урыслар тәмам йотты, илтабарлары, горурлыкларын җуеп, муеннарына тавык тәпие такты. Ә бит гаять горур халык иде. Тора-бара татар-төркиләр дә урыс канаты астына кермәсме?.. Йа Хода, ни уйлыйм? Киңәш шул сиңа, Йосыф бәк, хәрәкәт ит, тикятма, йөргән таш шомарыр, яткан таш мүкләнер, ди… Тукта, тукта, әйтик, Сөембикә кызымны Казан ханы Җангалигә бирсәм?.. Һич югы, Казан мәркәзен кяферләр кулыннан саклап калыр идем. Корал тотып түгел, кан коеп та түгел, гүзәл кызын Җангали ханга биреп… Василий кенәзнең үлеме хак булса, Мәскәү тәхетендә кенәгинә Елена Глинскаяның балигъ булмаган угланы калгандыр… Углан балигъ булганчы, ил белән кенәгинә идарә итәр. Ә Елена белән Йосыф бәк килешер. Анасы – поляк короленә кияүгә чыккан Мамай кызыдыр. Әйе, Елена канында да азмы-күпме төрек каны ага. Онытмагандыр әле кардәшләрен… Хак анысы, хатын-кыз, кемгә кияүгә чыга, шул кенәз вә ханның динен кабул итә, бу хәл шулай булды, шулай булыр да. Әйе, кан белән кергәнне тән белән генә җуеп булмый. Сөембикә кызын ул Җангали ханга ярәштерер. Атасы теләге белән гүзәл вә сөекле кызы да килешер, иншалла. Әлегә кадәр атасы сүзеннән чыкмаган иде, моннан соң да, иншалла, чыкмас, ата сүзен аяк астына салып таптамас…
Йосыф бәк кызлар ягында чыр-чу килгән тавыш ишетте. Бәкнең йөрәге кысылып куйды. Шулай ук иң яраткан