Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02496-9
Скачать книгу
дәшә, кызлары турында сораштыра. Җәмилә туташ һәрчак Сөембикәне мактар, аның җитди фикер йөртүенә соклануын җиткерер иде. «Сөембикә Казанга китәсе итсә, Җәмилә туташны да аның белән җибәрми булмастыр», – дип уйлап куйды Йосыф бәк. Һәм, уй җепләрен өзеп куйгандай: «Бу ни хәл бу, әллә инде хәл дә иттем?» – дип, үз-үзенә сорау бирде.

      Йосыф бәк ишегалдына чыкты, ясалма күл буендагы сәкегә килеп утырды, аны шундук кызлары күреп алды.

      – Әтиебез кайткан, әтиебез кайткан! – дия-дия, аңа ябырылдылар. Иң алдан тәүгечә Сөембикә кызы килеп битеннән үбеп алды һәм нәфис вә йомшак кулы белән атасының яңагыннан сыйпап куйды.

      – Барыгыз, бар, уйнагыз, уйна, миңа игътибар итмәгез, – диде бәк һәм, сокланып, кызларына карап тора башлады.

      Кинәт хәтер кәтүге сүтелә башлады. Сөембикәнең анасына ул бишенче хатын итеп өйләнгән иде. Чибәр, сылу вә зифа сынлы иде хатын. Бер елмаеп караса, Йосыф бәкнең җаннары эреп китәр иде. Яшь түгел иде инде ул, иллә Сөенбикәгә өйләнгәч (анасы вафат булгач, аннан калган бердәнбер балага Йосыф бәк Сөембикә дип исем куштырган иде), яшәреп киткәндәй хис иткән иде үзен. Гүзәл хатынның бары тик бер хәрефен алыштырып, кызына шул ук вафат булган кешенең исемен бирүне күпләр килештереп тә җиткермәделәр, әмма Йосыф бәк үзе шулай теләгәч, имам-муллалар да каршы әйтергә кыймады. Өйләнде бит әле бишенче хатынга, өйләнде, гәрчә шәригать кушмаса да. Иллә шәригать канунын бозгангамы, Ходай Тәгалә аңа биш хатын белән яшәргә насыйп итмәде, бик тиз алды үз янына Сөенбикәсен. Тик ни генә булмасын, бәхетле яшәде Сөенбикәсе белән. Кайда гына китмәсен, кайларда гына җәйләп кайтмасын, һәрчак яшь хатыны Сөенбикәсен тансыклап кайтыр иде. Тик гомере генә кыска булды мәрхүмәнең… Бер тапкыр Йосыф бәк Казан мәркәзенә маллар озата киткәч, авырлы калган Сөенбикәсе бала таба алмый интегә. Баланы ана карыныннан тартып алалар, әмма хатын өзлегә һәм Йосыфын көтеп ала алмый дөнья куя. Кендек әби Йосыф бәккә: «Бик күп кан югалтты шул, бәгиям», – диде. Басу капкасын үтүгә, шул яман хәбәрне җиткергән егетне бер якка орып, Йосыф бәк сарайга чапты. Атыннан сикереп төште дә яшь хатын өенә йөгерде һәм ак кәфен төсенә кереп калган Сөенбикәсенең йөзен күрде дә, йөрәге шундый итеп кысылып куйды, гүя аяк астына кан тамды, һәрчак каты бәгырьле, кырыс холыклы, кан-яшьне күп күрсә дә, үзе бер тапкыр да диярлек күз яше белән еламаган Йосыф бәк мәет янына тезләнде дә елап җибәрде. «Нигә, нигә көтмәдең Йосыфың?!» – дип, хатынның күкрәгенә капланды. Бик озак үксеп ятты, ахыр, кызарынган күзләрен ачып, янә хатын йөзенә бакты. Бакты да янә йөрәге кысылып куйды. Ул аның, Йосыф бәк хатынының, чәйнәлгән иреннәрен күрде. Шул иреннәр белән Йосыфын чакыргандыр, син янәшәмдә булсаң, баламны җиңел табар идем дип уйлагандыр. Өзгәләнгәндер, минем ишектән килеп керүемне көткәндер… Ә бит ерак җәйләүләрдән йөреп кайтканда йөгереп каршы чыгар иде дә: «Исән-имин кайттыңмы, Йосыф җаным?!» – дияр һәм кочагына иңәр иде. Тансыклавы идеме шулай. Ә бит дүрт хатынның берсе аңа «Йосыфҗан» дип дәшмәде,