– Берәүгә хатын-кыз – гөлчәчкә, икенче берәүгә – тигәнәк, Биккол. Җанына тигән булгандыр.
– Зөлхидәме?! Сөйләмә тузга язмаганны олы башың белән! Андый хатын мең елга бер туа…
Акрын гына караңгы төшә башлады, күк йөзендә берсе артыннан берсе йолдызлар кабынды. Биккол өчен алар барысы да таныш, үзгә. Ничәмә еллар киләп сарды ул, сәүдә юлларында йөри-йөри. Ничәмә тапкырлар күктәге йолдызларга карап яткандыр – хәтерләми. Әмма белә: монысы соңгысы, ары таба беркая да кузгала алмас. Йолдызлар, йолдызлар… Юлда шулай йоклаганда, аның төшенә һәрчак йолдызлар керер иде. Кайчак шул йолдызлар аның өстенә тәңкәләр булып коелдылар, кайчак яңгыр булып яудылар. Ул аларны кабаланып җыя башлар иде һәм җыя-җыя кычкырып җибәрер иде, үз тавышына үзе уянып китәр иде. Тамаша, үткән гомерне син аны…
Һәр калада өе булса да, аңарга күбрәк Үргәнечтә яшәргә туры килде. Аннары бер тапкыр Болгарга кайтып озаграк торгач, әни карчыгы вафат булды. Җирләде дә өчесен, җидесен, кырыгын уздырды һәм, урам аша торган, ире орышта ятып калган Мәфтуха атлы хатынга йорт-җирен, булган хезмәтчеләрен калдырып, яңадан Үргәнечкә китте. Бәхетле иде Биккол ул елларда, янында Кол Гали булды. Кол Гали аны – ата, ул исә аны углан итеп күрде. Һәм ул шулай иде дә. Бит ул аны, бик бәләкәй чакта ук, Үргәнечкә алып килгән иде. Үргәнечтәге хатыны, мәрхүмә, угланны карап үстерде, үз баласыдай күрде. Аннары Биккол аны Пәһлеван Мәхмүткә сабакка бирде. Аннан соң Машәрип оста кулында булды. Хәрби һөнәрдән сабак алгач, фарсы мөгаллиме вә галиме Рәҗап Нәзари кулына тапшырды, ахыр килеп, гарәп суфие Нур Мөхәммәдтән сабак алды. Ул арада Кол Гали балигъ булды, үзе сабак бирә башлады. Шул елларда ул күрше хатыны баһадир Баһман хәләле Зөлхидәне күрде. Биккол алардан беренче очрашканда ук курка калган иде. Ничекләр тартылды Кол Гали ошбу хатынга, ничекләр тегесе яратуын сиздермәскә тырышып изаланды. Биккол сукыр түгел иде, барысын да күрде. Әмма ышана иде: Кол Гали ахмаклык кылмас, Зөлхидәнең хәләл җефете бар. Аллага шөкер, ул-бу булмады, ике як та сынауны әйбәт уздырды. Язмышлары белән килешүләре булгандыр, күрәсең.
Аннары Елан елы килде, Үргәнечкә монголлар ябырылды. Баһадир Баһман гаиләсе белән монголларга әсир төште. Калганын исенә дә төшерәсе килми иде Бикколның. Шул көннән гүя мәхшәр башланды. Сәлахетдин аңа Илһам ханнан йөк китерде: ничек кенә булса да, монголлар ыстанына үтеп керергә һәм анда барган хәлләр турында хәбәр итеп торырга. Бер җайдан Илһам хан мең алтын да җибәргән иде, кул очына. Ә ул алтын Ләйләне коткарганда ярап торды…
Иртән ашап-эчкәч, олауларны җайлап, кузгалырга гына торганда, көтмәгәндә Болгар алае килеп чыкты. Әллә тагын Ташбаймы дип уйлаган иде Биккол, ялгышты, меңбаш Байморза икән. Йөгерек йөзбаш егетләре колакларын торгыздылар, атылып чыгарга җыендылар. Әмма Биккол аларга кымшанмаска кушты. Меңбашны хансарайда күргәне бар иде аның, баш иде, сәламен алды һәм кем икәнен танытты, Мәүлә Хуҗаны