Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02495-2
Скачать книгу
әзерләрсез. Ә син, сәүдәгәрем, миңа Карлыгачым алып кайтырсың. Шул булыр минем сезгә йөк-йомышым.

      – Миндәй олы кешегә хатын урлау килешеп бетәрме икән соң, баһадир?

      – Олы кешенең акылы да олы һәм кылган эше дә төпле вә ышанычлы була, сәүдәгәр.

      – Ә Ташбай углан?

      – Ташбай угланга тимә. Ул – хәрби кеше. Андый кешене илне яулагач кына сындырып була.

      – Мин уйлап карармын, баһадир.

      – Нигә туктап калдыгыз, аксакаллар, җитешеп, ашап утырыгыз.

      – Баһадир, мин ястү намазын гына укып алыйм инде, – диде имам хәзрәтләре.

      – Рәхим ит, рәхим ит, имам хәзрәтләре. Яугирләр алдында миңа да хөтбә әйтергә онытма.

      – Мин сезне һәр намазда мактыйм, һәр җомгада, баһадир.

      – Хуш, хуш, имам хәзрәтләре. Хөтбәң әйт, ләкин динең белән минем башым бутама. Минем Сөн-җү, Өй-җәз, Чи-мән кебек чин аксакалларын тыңлаганым бар. Аннары мин Юләй-Чүсәй арасында барган әңгәмәне тыңлаганым бар. Күктә йөзгән йолдызлар серен белгән, шулар буенча фал ачкан Юләй-Чүсәй Чыңгыз ханга да ошаган иде. Айлар буена тирмәсеннән чыгармады бичараны.

      – Җирдәге бер генә бәндә дә Аллаһыдан уза алмый, баһадир, – диде Мәүлә Хуҗа һәм, намазлыгын тотып, чаршау артына үтте.

      Сүбәдәй баһадир Бикколны үз янынарак дәште. Сәүдәгәр якын ук килгәч, иңенә кулын салды.

      – Аксакал, мин сине шушы атнада ук Болгарга җибәрергә булдым. Минем фикерем Илһам ханга җиткерерсең. Калганын үзе хәл итә. Көмеш тактага язуны сәркәтибем язып бирер.

      – Сез, баһадир, минем җилкәмә адәм күтәрә алмастай йөк салырга җыенасыз кебек. Сәүдәгәр ич мин. Син миңа товар бир, олау, ялчылар.

      – Яхшы, сәүдәгәр. Синең белән бериш яугирләрем дә барыр.

      – Менә анысы кирәкмәстер, баһадир. Илһам ханның шиккә калуы бар. Мин кирәк кадәр кешене үзем сайлармын.

      – Ләкин минем бер кешемне алырсың, сәүдәгәр. Ансыз булмас. Карлыгачны таныса, ул таныр.

      – Яхшы, баһадир.

      – Ә синең башкалага үтеп керергә исәбең ничек?

      – Анысы инде минем хәсрәт, баһадир.

      – Яхшы, яхшы, сәүдәгәр, мин иртәгә үк олау хәстәрләргә кушармын.

      Ул арада чаршау артыннан Мәүлә Хуҗа чыкты. Ул инде чаршау артында ук Сүбәдәй белән Биккол арасындагы сөйләшүне ишеткән иде. Болгарга кайту аны да кузгатып җибәрде, мәгәр баһадирга сиздермәскә тырышты. Ни генә булмасын, Сүбәдәй баһадир ыстанында Мәүлә Хуҗа ниндидер дәрәҗәдә үз дигәненә ирешкән иде. Сүбәдәй баһадирның уң кулы Күнбай да ислам динен кабул итте. Ләкин янә бернәрсәгә инанды ул: монгол яугирләре, ислам динен кабул итсәләр дә, «Яса» га мөкиббән китеп яшиләр. Шуннан Мәүлә Хуҗа бер нәтиҗә ясады: монголларны дин генә туктата алмаячак. Харәземшаһ Олуг Мөхәммәднең: «Монголлар ислам динен кабул итсәләр, мин аларга каршы сугышмаячакмын», – дигән сүзе һични үзгәртмәгән кебек, монгол яугирләренең ислам диненә табынулары да аларны яудан туктата алмаячак. Шуның өчен Мәүлә Хуҗа җиде юл чатында калган бер мосафир хәлендә иде. Нишләмәк кирәк, ул кулыннан килгәннең барысын