– Хуш, баһадир. Ак юл телә безгә.
Болгарга юл төп олы юлдан читтәрәк булды. Бу юлдан болгар сугышчылары Карамалы кальгасыннан Болгарга, Болгардан Карамалы кальгасына йөрерләр иде. Шушы Карамалы кальгасы юлында әмир Булат һәлак була. Монголлар аны куып җитәләр һәм, аркан ташлап, атыннан суырып төшерәләр, бик озак сөйрәтеп алып баралар, шуннан соң гына кылычтан уздыралар.
Олау тигез һәм әкрен генә бара. Биккол атка атланды. Мәүлә Хуҗа исә арбада бара, йоклый, рәхәт кыла. Олауны ашыктырып булмый, чөнки товар шактый җыелды. Монда түк-түк чин ефәге дә, Сәмәрканд өреге дә, Бохара йөземе дә, Хива осталары ясаган кувшин-комганнар да, көмеш савыт-саба да, нефтә белән яндыра торган лампалар да, затлы ияр, бизәкле йөгәннәр дә бар иде. Күнбай бәк аңа болгарлардан таланган товарларны да тәкъдим иткән иде, әмма Биккол аяк терәп каршы төште.
– Мин – исемле сәүдәгәр, Сүбәдәй баһадирның сәүдәгәре, куй, бәк, калдыр, минем баһадир йөзенә кызыллык китерәсем килми. Аннары болгарларның үз товарларын танулары бар, анда инде Бикколны эзләп йөрисе калмас.
Сүбәдәй баһадирның сүзеннән чыкмаган, аңа карусыз буйсынырга өйрәнгән Күнбай бәк Биккол белән килеште: товарларын тирмәсенә ташыттырды.
Юл озын түгел, таныш, шуңа кәрван ашыкмады. Менә нинди заманда яшәргә язган булып чыкты хан сәүдәгәре Бикколга. Ә бит ошбу дулкынланып утырган икмәкләрне ике айдан урырга да төшәчәкләр иде. Ә хәзер исә авыллар гүя йокыга талган, әллә ташлап киткәннәр, әллә качканнар. Тәмам котын алды бу монголлар болгарларның, ил-җирләрен ташлап китә башладылар. Ә игеннәр гөрләп үсә. Ләкин бу игеннәр ит ашап гомер иткән монголларны бик аз кызыксындыра, аларга болын-тугай тулы үлән булса, шул җиткән. Хак, хәзер монголлар да ипекәйдән баш тартмый башладылар, умач пешерәләр, төрле боткалар, талкан.
Биккол басу-басу, киртләч-киртләч игеннәргә бага һәм уфтанып куя. Ни әйтер ул Илһам ханга? Ярый, Сүбәдәйнең шартнамәсен дә күрсәтсен ди. Шуннан ни? Илһам хан аны тыңлармы, үзенең шымчысын ук хыянәтче дип орышмасмы?
Авылларга кермәделәр, читләтеп үттеләр, чөнки бу хакта ханның фәрманы бар иде. Моны һәр сәүдәгәр белә һәм тәртипне бозмый иде. Аның каравы, бер көнлек юл үтүгә, кәрвансарай булыр, Чыгатай хан, болгарлардан күреп, Каракорымнан Үргәнечкә шалтылар булдырды бит инде. Үзе саклый, үзе карый, үзе юл бәһасен дә ала. Шалтыда барысы да бар: ат дисәң – өшәнгән атың алыштыр, дөяң дисәң – дөяң. Кыскасы, болгарларның сәүдә юлы монголлар килгәнче үк инде җайга салынган, көйләнгән иде. Шуңа карамастан, ике арадагы сәүдәне ныгыту өчен, Үгәдәй хан Илһам ханга илчеләрен җибәрде. Ул атасы Чыңгыз ханга Олуг Мөхәммәд шаһ эшләгән этлек кебек начарлык эшләвен көткәндер, ләкин Биккол Илһам ханга: «Һични кылма, илчеләр белән яхшы мөгамәләдә бул», – дип хәбәр иткән иде инде. Буш кул белән кайталар Каракорымга Үгәдәй ханның илчеләре. Шуннан Үгәдәй ханга бердәнбер чара кала – сугышу, яу йөрү.
Авыллар яныннан узганда,