Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02495-2
Скачать книгу
һәм кенәз тирәсендәге куштаннар, епископ Митрофан Илһам хан шартнамәсенә каршы да килмәгән булырлар иде, бәлкем, чөнки беләләр – Барс елында Владимир халкы ачлыкка тарыды: чәчкән икмәкләр шытып чыгу белән көеп, кенәзлектә моңа кадәр булмаган ачлык башлана. Малларны суеп бетерәләр. Илһам хан аксакаллары белән сөйләште дә олуг кенәз исеменә кораб-кораб икмәк җибәрде, барлык сәүдәгәрләренә урысларга икмәк илтеп юнь генә итеп сатарга фәрман бирде. Әнә шулай Владимир-Суздаль кенәзлеген Илһам хан зур фаҗигадән коткарып калды. Олуг кенәз Юрий янындагылар моны беләләр, исләрендә булса кирәктер, ә менә кабих Святославка гүя бу дустанәлек кагылмый.

      Урыс кенәзе Юрий Всеволод улына үпкәсе зур иде Илһам ханның. Игелек кылганны оныткан. Һичьюгы, үз дружинасын җибәрсен иде, ахыр чиктә алтын бәһасенә. Түләр иде Илһам, казнасында маясы бар, Аллага шөкер. Адәм баласы йомшак табигатьле булырга мөмкин, ләкин моның өстенә сәләтсез һәм ихтыярсыз булу кенәз кадәр кенәзне бер дә бизәми иде. Шартнамәгә ризалык бирмәвенең михнәтен бер күрер әле, мәгәр соң булыр.

      – Аңлашылды, углан, йөреп кайтуыңа шөкер кылам. Бар, ял ит. Анаңны күр, ул борчылып тора иде. Аннары тагын тәхет ягына сугылып китәрсең әле.

      – Яхшы, атам, мәрхәмәт.

      – Анда хикмәтле хәлләргә дә тап булгансыз икән. Асылгәрәй кызын тапкан диме?..

      – Асылгәрәй агайның кызы Гәүһәр кенәз Святославта, атам.

      – Сөбханалла, сөбханалла, әллә ниләр ишетерсең, – диде Илһам хан һәм тәхетенә таба кузгалды, күрәсең, аның тагын кемнәрнедер кабул итәсе бар иде.

9

      Менә шунда ышанды Бүләк-Ләйлә язмышка. Аллаһы Тәгалә үзе илтә ич теләгән кешесенә – мөгаллименә. Аны озата килгән егет аңа ошады, гади-садә, бит-йөзе дә, буй-сыны да килешле, җитмәсә, хан җансакчысы. Аннары ул аның кебек үк яшь.

      Әле булса хәтерендә: монголлар, Харәземне алгач, Үргәнеч тирәсендә күренә башладылар. Атасы Баһман баһадир Кол Гали мөгаллимгә Үргәнечтән китәргә тәкъдим итте. Кол Гали карусыз ризалашты, һәм алар кирмәннән шәехне озатырга чыктылар. Баһман баһадир мосафирлар белән кочаклашып саубуллашты, әниләре мөлдерәмә яшь тулы күзләре белән аларга карап торды. Аннары Биккол сәүдәгәргә:

      – Биккол агай, Биккол агай, Кол Галине сакла! – диде. Шулай диде дә, күзләрен читкә алып, йөзен яулык очы белән каплады, ничектер кечерәеп калгандай сыгылып төште. Алар китә башладылар. Ләйлә анасының кулыннан ычкынды да, йөгереп җитеп, мөгаллименең аягыннан кочты. Кол Гали аның башыннан сыйпады, аннары иелде дә күзләренә карады.

      – Син зур-зур булып үскәч, мин сине Болгарга чакыртырмын, яме, Ләйлә. Биккол бабасы, шулай бит, чакыртырбыз бит?!

      – Бисмиллаһир-рахмәнир-рахим! Амин, балам, шулай була күрсен.

      Болгарга юл алган кәрванга ияртеп җибәргәч, Биккол карт Үргәнечкә кире әйләнеп кайтты. Үргәнечтә өй алганда, Биккол сәүдәгәр күршесе кем буласын белмәгән иде. Күршең үзеңнән яхшы булсын, диләр бит, ул шуны гына теләгән иде һәм теләген Аллаһы