Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02373-3, 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351
Скачать книгу
кала: оста Дәүран һәм яван Драгил. Тагын кемнәрдер калдырыла, әмма аларны берәүнең дә күргәне юктыр.

      Илһам хан өчен серне белүче бердәнбер кеше – оста Дәүран. Ахыр чиктә ул аны бирегә тотып китерер һәм төн юлларын күрсәтергә мәҗбүр итәр. Җир асты юлларын, манараны серләп эшләгән өчен әмир Хаҗи абасы оста Дәүранга ирек бирә, коллыктан азат итә. Атасына бу ошамый, Казанга яу чаба диярлек, әмма һични кыра алмый, кире борылып кайтырга мәҗбүр була. Инде менә яңа хан Шайтан каласының серен белергә кереште. Һәм ул аны белер!

      Оста Дәүран Назлыгөлгә өйләнгән. Кол кеше хан кызына?! Шаккатмалы хәл. Кем өйләндерә? Абасы әмир Хаҗи. Менә кем өйләндерә колчура останы сеңелләре Назлыгөлгә! Акылдан язмалы хәл! Ничек элегрәк моңа игътибар итмәде Илһам хан?! Әмир Хаҗи оста Дәүранга Шайтан каласын тергезергә керешкәнче үк Назлыгөлне вәгъдә иткәндер, мөгаен. Һәм сүзендә тора, сеңелләре Назлыгөл әнә оста Дәүран куенында.

      Илһам хан кәтиб Хафиз кулындагы Болгар тарихын бер тапкыр гына укымады, тик анда бу хәлләр язылмаган иде. Хак, Казан кальгасын ныгыту мәсьәләсен атасы кузгата, хәтта ташчылар, акча бирә. Соңыннан әмир Хаҗи барысын да үзлекли. Башкаласын Кашаннан Казанга күчерә, ханныкыннан да уздырып сарай салдыра, мөстәкыйльлеккә йөз тота, күп нәрсәдә атасына буйсынмый башлый. Сәлим хан аяк терәп каршы торган өлкән угланы әмир Хаҗины канат астына җыймакчы була, әмма углан атасына баш бирми.

      Әмир Хаҗины күп кенә кешеләр шайтанның үзе белән тиңлиләр. Әлегәчә Илһам хан моңа ышанмыйча көлеп кенә йөргән иде. Тәхеткә үзе утыргач исә бөтенләй башкача уйлый башлады. Шайтан! Нинди шайтан?! Булган хәлдә нигә аны берәүнең дә күргәне юк?..

      Ашарга-эчәргә керттеләр, Илһам хан ашыкмый гына, уйлана-уйлана ашады, аннары, авыз эченнән генә бисмилласын әйтеп, киенә башлады. Шулчак ишек шакыдылар.

      – Кереңез! – диде хан.

      Меңбаш Туран керде, ишек катында туктады, сәлам юллады да тынып калды. Меңбаш дәү гәүдәле, кирәкмәгән зур куллы иде. Сакалы очлаеп килгән, кашлары киң, кушылып тора, яшел күзләрендә кинаяле елмаю сыман чалым иде.

      – Олуг хан, чынлап та Шайтан манарасына керергә исәп тотасызмы?

      Шушындый эре гәүдәле, көрәк хәтле куллы, бер сукса үгезне егардай кешенең курка калып, кичә сөйләшкән һәм ниятләгән уйны шиккә калдыруы ким куйганда көлке иде, әмма Илһам хан көлмәде, елмаеп кына куйды.

      – Исәп тоту гына түгел, анда керәчәкмен, меңбаш. Әйт әле, синең чынлап та Шайтан манарасына кергәнең юкмы?

      – Ипи тотсам, ышанмассыз инде, олуг хан, – дип, тәгаен уңайсызлана калды меңбаш Туран.

      – Исемеңә карасаң, син чын төрки халкы баһадиры, куркусыздыр сыман.

      – Әйе, төрки халыкның баһадирымын, олуг хан. Һичнидән курыкмыйм.

      – Шайтанның үзеннән дәме?

      – Шайтанның үзеннән дә, олуг хан. Чөнки ул юк. Ә менә манарага кергән бер кешене елга буеннан табып алабыз. Менә нәрсә мине аптырашка калдыра.

      – Чуен коючылар янына әмир Хаҗи каян керә соң?

      – Менә