Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02373-3, 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351
Скачать книгу
төштеләр. Йөз адымнан куе урман башлана иде, шул яктан аю үкергәне ишетелеп калды. Атлар колакларын тырпайттылар, аннары, без дә монда бар бит әле дигәндәй, пошкырып куйдылар. Илһам хан ишарә белән генә меңбашка атланырга кушты, һәм алар елга буена ук төшеп киттеләр.

      Яр кырыенда үскән агачлар ягыннан байгыш кычкырган тавыш ишетелә. Караңгы, ай да калыкмаган. Су янында гына ниләрдер төсмерләнгән сыман. Меңбаш Чупай ялгышмаса, манарага кереп югалган кешеләрнең мәетләрен чама белән шушы тирәләрдән табып алалар икән. Кем суга ташлый аларны? Кайсы тарафтан китерә?.. Илһам хан чамалый, монда бернинди дә шайтан юк, манарага кергән кешеләрне адәм баласы үтерә. Нигә? Билгеле, чуен кою серен саклыйлар. Ә чуенны коючы оста Бәкер белән яван Драгил әмир Хаҗига хезмәт итәләр…

      Илһам хан су кырыендагы ташка утырды. Елга тын гына ага, балыклар чума, ярга елышып үскән агачлар арасында тынып-тынып һаман шул бер байгыш кычкыра, гүя ул кемгәдер зарлана яисә кемнедер дәшә сыман. Юк, сагышлана, моңлана бугай.

      Олуг хан булып тәхеткә утыргач та, кәтиб Хафиз аңа: «Халык язмышы ул – язылмаган ак кәгазь, йортыңда ни кылсаң, илеңдә шул булыр», – дигән иде. Ул вакытта кәтибнең сүзләрен колак яныннан гына уздырса да, хәзер нигәдер нәкъ менә ул сүзләр хәтерендә яңарып китте. Нигә килде ул монда? Аның йортымы Шайтан каласы? Каланы аңа атасы бирмәде, ул өлкән углан әмир Хаҗига бирелгән. Әмма олуг хан буларак әмир абасы аңа күпмедер салым түләргә тиеш. Ә ул түләми, яңа кала-кирмәнне салам, дип аклана. Теге вакытта алар дошманлашып аерылыштылар. Чөнки ул абасына: «Шайтан каласын миңа бирерсең», – дип әйтте. Шуннан соң бер тапкыр да күрешмәделәр, бер тапкыр да хат алышмадылар. Әйтерсең лә әмир Хаҗи өчен олуг хан юк иде. Тәхеткә ул утырып, Илһам шулай кыланган булса, нә кылыр иде икән абасы?..

      Чаптырып килгән атның аяк тавышы ишетелде. Илһам хан сикереп урыныннан купты, кылычына кулын салды. Ат өстендәге азат яр астына чабып төште, нигәдер янәдән кире борылды. Туктады. Бертын күзәтте, тыңлады. Күзләре караңгыга өйрәнгән Илһам хан йөрәк кагуын колак янында тоеп, көтеп торды.

      – Олуг хан, – дип, тыенкы гына дәште, ниһаять, азат. Ул аны тавышыннан таныды, җансакчысы Күгеш иде.

      – Ни булды, Күгеш?

      – Олуг хан, олуг хан, илче Якимне урладылар.

      Илһам хан сикереп атына атланды, аны камчылый-камчылый, ыстан туктаган җиргә чапты. Ул анда җиткәндә, ясавыл азатлар, кисәү агачлары кабызып, арлы-бирле чабышалар иде инде. Илһам хан чабып килгән җайдан диярлек атыннан сикереп төште, ясавыл азатлар арасында илче Якимне күреп җиңел сулап куйды, ыра-ера аның янына узды.

      – Исән! – диде ул, Яким Күчтемне тоткалап карап.

      – Исән, Аллага шөкер, хан, исән! – диде илче.

      – Без аны көчкә алып калдык, – диде унбаш Садыйк. – Куып җитеп алып калдык.

      – Кем куып җитте, кем алып калды?

      – Меңбаш Чупай, – диде азатларның берсе.

      – Ходай бар икән әле, хан, – диде илче Яким. – Бар икән әле.

      – Кем алып китте соң, кая идең? – дип сорады Илһам хан.

      – Кая идем, яр кырында ятып тора идем.

      – Шуннан?

      Илче