Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02373-3, 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351
Скачать книгу
өлкәдә Болгар дәүләте һәрчак алда барды. Хәзер дә әнә нидер ясап яталар, имеш. Шуны белү өчен тәҗрибәле Яким Болгарга килде. Бу йомышны кенәз аңа үзе йөкләде. Яким Күчтем йә чуен кою серен белергә, йә аны коючының үзен алып кайтырга тиеш. Бер уйлаганда баш китмәле нәрсә, йомыш кынамы! Әмма Яким олуг кенәзгә карыша алмады, ошбу йөкне үз өстенә алып ук бетермәсә дә: «Барып карыйм, кенәз», – диде. Әмма яшь кенәз Юрий Всеволодович мәсьәләне кабыргасы белән куйды: йә чуен кою сере, йә чуен коючы үзе Ульдәмирдә булсын!

      Кымыз эчә-эчә уйланып утыра торгач, Яким Күчтем Болгар ханы Илһамга әлеге кызы турында әйтергә булды. Дүнәшә атлы ул кызга Шайтан каласындагы чуен коючы оста өйләнгән икән, кенәз кушкан йомышны үтәү өчен җайлы юл үзе табылды түгелме соң?!

      – Олуг хан, – диде Яким Күчтем, бик озак уйлана торгач, – заманында мин бик зур бер яманлык кылдым: үз баламны товар ишем Әхмәткә китереп бирдем. Асрау хатын тапкан балам иде. Китереп бирергә мәҗбүр булдым. Ни чарадан бичара кылдым бу яман эшне, олуг хан. Хәзер

      шул баланы күрәсем килә. Җан тартмаса да, кан тартыр диләрме әле? Инде төшләремә керә башлады сабый.

      – Шайтан каласына керә алмассың, Якимкә агай.

      – Ярлык бирсәң ярар, олуг хан. Бала бит.

      – Шайтан каласына керергә ярлык… – диде Илһам хан һәм бертын уйланып торды. – Кала, беләсеңдер, тархан әмир Хаҗи кулында. Иллә ниятең явызлыкта булмаса, бирербез ул фәрманны, нигә бирмәскә.

      – Аллам сакласын, олуг хан. Нинди яман ниятем булсын ди?! Болгарлыларның күчтемлеләргә рәнҗегәннәре булмаган иде, иншалла, моннан соң да булмас, динебез ике булса да, телебез бердер.

      – Мин барысыннан да хәбәрдар, Якимкә агай. Мәрьям ханбикә миңа барысын да сөйләп тора. Тиун Митәйне тиз көндә Ульдәмиргә кайтарып җибәрүеңне дә беләм.

      – Буталып йөрмәсен, дидем. Сәүдәгәр түгел ул, хак. Мәрьям ханбикә аңардан туганнары турында сорашкан. Бары тик шул гына…

      – Ул миңа барысын да сөйләде, Якимкә агай.

      – Син хаклы, хан, хатын-кызга ышану кирәктер. Кайбер ир-ат ялгыша, хатын-кызга ил-җирен алыштыру берни тормый дип уйлыйдыр. Андрей кенәзнең кенәзбикәсе Екатерина ирен үлтерергә җыенуыбыз турында һични белми кала. Белгән булса, безгә яман булыр иде. Ә кайберәүләр аны белгән дип баралар. Хак анысы, кенәзбикә, минем кебек үк, Болгарга яу чабуга һәрчак каршы булды. Эш талашуга кадәр җитәр иде. Болгарга юнәлгән соңгы яуга Андрей кенәзнең катнашмавы да хатыны үтенечен җиргә салып таптамаудан иде. Кенәзнең бу кыланышын рухи атакайлар, боярлар бер дә ошатмадылар. Үзләре халыкка: «Кенәзне үлтерергә хатыны котыртты», – дигән гайбәт тараттылар. Шушы хәлдән соң бичара кенәзбикә, кече угланы Юрийны алып, Саксин каласына китәргә мәҗбүр булды. Мин моны бер дә хупламадым, хан. Әмма нишләмәк кирәк, башны ташка орып булмый, безнең христиан халкы башка диндәге кешене эттән дә яман күрә.

      – Миңа бу хәлләр таныш, Якимкә агай. Хуш, сиңа ярлык булыр, – диде Илһам хан, тора башлап.

      Яким Күчтем дә күтәрелде һәм, барысы