Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02373-3, 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351
Скачать книгу
Дүнәшәм.

      – Үз кызыңмы? – дип, тәмам аптырый калды Тимуша.

      – Үз кызым булмый, Настасья тапкан иде. Соңыннан ул ат караучыга, Данилга кияүгә чыкты. Ә ул, тиле беткән, кыз баланы күралмас булды. Шуннан мин аны бире алып килдем. Тәрбиялә, кеше ит дип, Әхмәткә, товар ишемә биргән идем. Аның малае моңа гашыйк булган да өйләнгән дә куйган. Әнә нишләтә адәм баласын язмыш дигән нәрсә, Тимуша.

      – Кызыңны алып китәргә исәбең юктыр бит, Яким Степанович?

      – Кем бирсен аны миңа. Әйтәм бит, кияүдә, ди. Мин бу халыкны яратам, Тимуша. Безгә алар белән сәүдә итә-итә тату гына яшәргә иде дә бит, иманнар башка, – диде Яким Күчтем.

      – Афанасий энең әнә, чалма киеп, мәчеткә йөри икән.

      – Йөри, кеше ат түгел, авызлыклап булмый. Ә мин аны авызлыкларга да теләмим. Җаны теләгән – елан ите ашаган. Аңа яхшы, миңа да начар түгел. Без хәзер энем Афанасий белән ике тау кебек, бер-беребез янына күчә дә алмыйбыз, бер-беребездән китә дә алмыйбыз. Болгардагы бөтен сәүдә эшләрен ул алып бара, ә Ульдәмирдәге эшләрне – мин. Шайтан каласы исә Төньяк илләргә чит сәүдәгәрләрне уздырмас өчен уйлап табылган хәйлә генә ул. Юрий Всеволодович әнә Ибраһим каласын үз кулына төшермәкче. Ул каланы кулга төшерсәк, кенәз яңа базар ачар кебек миңа. Бу инде Болгарга аяк чалу булачак. Телимме мин моны? Телим дә, теләмим дә, Тимушка. Үзем менә монда йөрим, күңелем туган илдә, хатын кулында калган утарда. Феврония абыстаңның талканы коры, Настасьяны куып чыгармагае, дим. Яратам мин аны. Ат караучыга кияүгә бирдем, тынычланырга иде, юк, күрдем исә, йөрәк җилкенә башлый. Бу баланы да аның теләге буенча гына күрергә килүем.

      – Каланы Әндрәй кенәзгә Сәлим хан бүләк иткән иде, Якимкә агай. Биргән бүләк өчен сугышмыйлар. Ә мин сине башка йомыш белән йөрисең дип беләм.

      – Нинди йомыш тагын?!

      – Һы, яшергән була тагын. Чуен кою серен белергә кирәк сиңа, Яким Степанович, бернинди дә Дүнәшкә кирәкми.

      – Кит, дивана, юкны сөйләп торма, кеше ишетүе бар! – диде Яким Күчтем һәм сикереп торды да атына таба китте.

      – Танымас та әле ул сине, Яким Степанович! – дип кычкырып калды Тимуша һәм, эленке-салынкы атлап, ул да атына таба кузгалды.

      Тимушкага ачуы чыкмады аның. Яким җүләр түгел, күрәсен күргән, беләсен белгән кеше. Шулай да кенәз белән икесенә генә билгеле серне сакчысының белүе сәер иде. Ә бит ул хак әйтә: кызы атасы Якимне танымас та әле. Таныган хәлдә дә атасы дип белмәс, чөнки Яким аңа бу хакта әйтмәде, яшерде. Ул аның өчен бары тик бай абзый иде. Ни ялварды балакай, алып китмә мине чит-ят җирләргә дип, ни тамаша үтенде. Юк, Яким Күчтем ул чакта аны тыңларга да теләмәде. Хәзер әнә шул бала алдына «син минем кызым» дип бар инде. Әхмәт малаена үзе теләп кияүгә чыкты микән, әллә булмаса, аны ирексезләп бирделәрме? Тик Әхмәтне яхшы белә иде Яким, алай итмәс, барысы да теләк-җай белән булгандыр, хәтта бусурманча никахын да укытканнардыр. Кем белгән аны шушы бала чуен коючы остага кияүгә чыгар дип? Үз балам дип тапшырып киткән булыр иде, мал-мөлкәт биреп. Их, хатынын тыңлаган итте, тегесе дә тәмам тәкатен корытты, алып