– Кияү, кияү-балакай, – дигән тавышка уянып китсә, янында ханбикә басып тора. Дәүран күзләрен уарга да онытып торып утырды, сикереп идәнгә төште.
– Ятып кына торыйм дигән идем, йокыга киткәнмен, кичерә күрегез, анам.
Ишек янындагы кечкенә өстәл янына узды, җиз комганнан җиз таска кул-битен юып, сөлгегә сөртенде һәм янә ханбикәдән кичерүен сорады.
– Сине хан көтә, – диде ханбикә һәм, җавап та алмастан, алдан китте. Ишек янына җиткәч кенә әйләнеп карады, гәүдә-кыяфәтен күздән кичерде. Коңгырт-кара чәч, җай утырган борын, кара йомры сакал, кыска мыек. «Сакалын буяганмы, үзе карамы», – дип уйлады ханбикә. Кияүнең кыяфәте аңа ошады һәм: «Барысын да анасыннан алган бу бала, суеп каплаган Туйбикә», – дия-дия авыз эченнән сөйләнгәндәй итте. Әмма ул мәрхүмә хатынга карата элеккеге ачуы юк иде инде. Хәер, теге вакытта да ул аңардан чын-чынлап көнләшмәде. Ара-тирә Сәлим хан аның исемен телгә алганда гына, ул теш арасыннан: «Җитәр, булмаса, ул хатының турында», – дип әйтеп куяр иде. Аннан соң күп сулар акты, кем бар да кем юк, горур вә зифа сынлы Туйбикә дә әнә гүр иясе булды. Әнә шул хатынның угланы хәзер аның кияве буласы. Бу хәлгә шаккатмалы иде, әмма эшнең шуңа баруы иде. Ә бит Туйбикә: «Углым хан кызына өйләнәчәк», – дип, кендек әбисенә әйтеп җибәргәч, шартлый язган иде. Хәтта Сәлим ханнан ул тәкәббер хатынны зинданга яптырырга кушасы иткән иде, соңыннан күңеле сүрелде тагын. Ярый әле, Ходай саклаган, язмыш әнә ничек хәл итте: көндәшенең углы аның кияве. Әйе, дөнья дигәнең әллә ниләр эшләтә адәм баласын, турыны бөгә, бөкрене турайтып куя. Сәлим хан да әнә ошбу якты дөньяга гомер бакыйга килгән кебек йөрер иде, хәзер йә биле катып, йөри алмас булып урында ята, йә башка хезмәттән зарланып көннәр буена ыңгыраша. Табибы да һични эшли алмый. Шулай шул ул гомер дигәнең, бер безгә генә түгел, Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләренә дә гомер дигәнеңне үлчәп-чамалап кына биргән. Димәк, һәммәбезгә дә шулай язган, ә язмыштан узмыш юк, диелә. Сәлим ханга да тәхет варисы турында уйлар вакыт җитә. Югыйсә шулай бөкшәеп, ыңгырашып ята-ята телдән калуың бар. Зиһенең саф, тәнең таралмаган чакта васыятеңне – тәхетеңне – кайсы угланыңа яисә кайсы оныгыңа калдырырга исәбең? Ярый, элек вәгъдә иткән Гали оныгыңа тәхетең бирә алмадың, ди. Ә нигә, әйтик, Хаҗи угланның кечесенә – Җаббарга атап васыять әйтмәскә? Абасына вәгъдә иттең, энесенә бирдең! Халык та канәгать, үз күңелең дә тыныч булачак. Җаббар оныгыңа бирмәгән хәлдә каладыр ике угланың: йә Хаҗи, йә Илһам. Аллага шөкер, икесе дә үз акылларында, тәүфыйклылар, әдәплеләр, уңга-сулга карап дога кылмыйлар, кыйблаларын беләләр. Икесе дә башкалар кебек өчәр хатынга өйләнмәде, бер белән