Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02373-3, 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351
Скачать книгу
чыккач та, атларын юырттырып киттеләр, йөзбаш Дәүран белән янәшә барды. Ярты юлны үткәч, кояш баеды, караңгы төшә башлады. Йөзбаш азатларына туктарга боерды, шунда кунабыз, диде.

      – Син мине ханга кайтарып тапшырырга җыенган идең түгелме? – дип сорады Дәүран.

      – Хан йоклыйдыр инде, оста. Ашыкмыйк, ашыгып куян куалар. Атлар да ял итәр, су буенда кунуга ни җитә. Хәзер менә казан асарбыз, кымызлап утырырбыз.

      Хәер, Дәүранга барыбер иде. Әмма аның күп нәрсәне беләсе бар иде әле. Йөзбаш бар нәрсәдән дә хәбәрдар кебек тоелды аңа. Хан кызының хәзер кайдалыгын беләме ул? Ул да атасы Сәлим хан кулында микәнни?.. Назлыгөл авырлы иде, бу хәлне белеп, хан аны табарга боердымы? Менә аны хан каршына алып кайталар. Назлыгөле каршынадамы? Юк, булмастыр. Назлыгөле Сәлим ата кулында булса, нигә ханга кияү? Ул аны табарга һәм шундук юк итәргә боерыр иде. Кызын урлаган колчураны ничек кичерсен ул. Оста Бәкер ымнарыннан чамаланганча, Назлыгөл Зәйтүнә белән булырга тиеш. Ләкин тәгаен шулайдырмы, ышанулары кыен, Назлыгөл кебек үк Зәйтүнә дә авырлы, бала көтә иде бит. Димәк, Зәйтүнә, орыш-көрәшләрдә элек ир-егетләрдән калышмаса да, хәзер атта йөри алмый. Әллә соң Назлыгөл атасы кулындамы?

      Ияргә башын куеп уйланып ята-ята йокымсырап киткән иде, нилектәндер уянып китсә, йөзбаш аңа күтәрәме белән ит сузып тора.

      – Башта ашап ал, оста, аннары йокларсың. Тоз-суган табында.

      Табын янында Дәүран йөзбаш ягына карап-карап алды. Ул аның исем-атын да белми иде. Тик хикмәт андамы? Йөзбаш, таш яуса да, әсирен хан каршына кайтарып тезләндерер һәм, үзенә тигән бүләген алгач та, аның турында онытыр.

      – Әйт әле, йөзбаш, хезмәтең өчен хан күпме түли?

      – Түләгәне җиткән, оста. Бал-майда йөзмәсәм дә, Аллага шөкер итәрлек.

      – Йөзбаш, мин нигә кирәк дип беләсең ханга?

      – Анысын үзеннән сорарсың инде, оста. Таймас баһадир миңа табарга кушты, Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән сине таптым, калганын карга кайгыртсын.

      – Хатының, балаларың да бармы, йөзбаш? – дип сорады Дәүран, аңа күтәрелеп карамыйча гына.

      – Хатыным да, балаларым да бар, оста. Бүреге булгач, чөе була да була инде аның. Өлкән улым хан мәдрәсәсендә укый. Боерган итсә, мулла булганчы укытам үзен. – Йөзбаш тирә-ягына каранып алды: – Беләсең килсә, оста, Болгарга Гали олан кайткан, ди. Исән икән, хикмәт. Изге зат булган икән, диләр. Имеш, Аллаһы Тәгалә аны үз янына алып торган да менә хәзер илгә иңдергән, белекле иткән. Әллә ниткән бәетләр яза, диләр. Олы мәчеткә кереп, намаз укыган, диләр. Имеш, ул әлегә кадәр Харәземдә яшәгән, Болгар сәүдәгәре карамагында.

      – Димәк, Гали олан гөнаһсыз бала булган, йөзбаш. Ә без синең белән языклы халык, – диде Дәүран.

      – Син языклыдыр, оста, әмма үземне языклы кешегә санамыйм. Ил вә ханга тугры хезмәт итәм, күзем төшкән кызга өйләндем, юлга чыкмаганда намазым калдырмыйм. Әйе, уразасын да тоттым, хатыныма да хыянәт итмәдем. Әнә кайберәүләр икешәр, өчәр хатынга өйләнәләр. Мөхәммәд пәйгамбәр, дүрт хатынга кадәр өйләнергә ярый, дигән, дип әйтәләр. Ихтимал, әйткәндер дә, иллә чарасыздан әйткәндер. Чөнки гарәп халкы гомер