Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02373-3, 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351
Скачать книгу
коелып калмаган булса, син мине хан оныгына аталык итеп билгеләгән идең. Үз вазифамны, Аллага шөкер, тугры үтәп киләм. Нишләмәк кирәк, гомер үтә, сакалга чал кунды әнә. Ә күңел яшь, яшь, шәех. Менә Алланың рәхмәте белән хаҗга барырга ният итеп торам әле. Биккол да, Гали олан да ризалаштылар. Йөрәк тибүдән, кан йөрүдән туктамый торып, казый Нисбах илаһи илләрне күрүдән вә гизүдән туктамас. Инде көч вә куәтем җитмәгән тәкъдирдә илгә кайтып, туган туфрагыма егылырмын. Туган туфракка кайтып егылырлык көч вә гайрәтне Аллаһы Тәгалә үзе бирер, иншалла. Адәм баласына түгел, җанварга да каты бәгырьле була алмадым. Илне сагынам, шәех, һәммәсе дә сагындыра, чирәме дә, куе урманы да, елга-күлләре дә, гүзәл хатын-кызлары да. Гәрчә илдә күз салырга йөзе ермачланган карчыгым булмаса да, күңел туган илдә, шәех. Синең әнә икеме, өчме хатының калды бугай. Аларны сагынмаганнардыр дип беләсеңме, шәех? Адәм баласының җаны гына түгел, тәне дә сөйгәненә зарыгыр, ди.

      – Күр әле, күр, казый Нисбах, сине тыңлау бик тә рәхәт икән бит. Күңел дигәнең әллә кая ашкына башлады.

      – Туган илгә, шәех, туган илгә. Адәм баласына җанга рәхәтне, тәнгә сихәтлекне туган як бирә. Яшь хатының ниндидер бер яшь җилбәзәккә тагылып китеп барган дип әйтеп әйттеләр. Хакмы шул, шәех?

      – Син, казый Нисбах, элек тә әче телле идең, әле дә шул гадәтең ташламагансың икән, – диде Биккол, үрелеп, йөзем каба-каба.

      – Тел китәр, гадәт калыр, диләр бит. Минем телем, Аллага шөкер, адәм балаларына бер дә алай зыян килтермәде шикелле. Ә менә син, шәех, хөрмәткә ия кеше, хатыныңны ташлап, Олуг Мөхәммәт кәрвансараен саклап ятасың.

      – Ни бит, Нисбахетдин, җыенам дип әйтеп әйттем түгелме. Әйе, Нисбахетдин, куеп тор әле үпкәләреңне.

      – Әйе, казый абзый, шәех бездә кунакта. Кунак сыйлаганда канны да какырмаска куша иде кебек безнең болгар халкы, – диде, ниһаять, хан оныгы.

      – Гали бәк, иртәгә булмаса да, бер атнадан мин хаҗга китәм һәм әйтер сүземне әйтеп каласым килә. Туган илгә кайчан кайтырмын, бер Хода белә, ә шәех бүген-иртәгә юлга чыгачак. Белеп китсен, дим, казый Нисбах исән, белгән-күргәннәргә җиткерсен, һәм кайтыр ул туган туфрагына, Аллаһы Тәгалә боерган итсә кайтыр. Менә шунда шәех Игәнәй халыкны миңа каршы котыртмасын иде, дим. Чит илдә без барыбыз да бертигез, тик менә туган илдә әллә нигә дошманлашабыз, Ходайның хикмәте, шуңа төшенеп җитә алганым юк. Әйтик, Сәлим хан табиб вә галим Хөсәенне Олуг Мөхәммәткә җибәреп нә отты?.. Үзе дәвалаучысыз калды. Хәзер әнә муенына тавык тәпие таккан адәмне табиб итеп алган, ди.

      – Киткән инде ул, Всеволод кенәз соратып алган, – диде хан сәүдәгәре Биккол.

      – Тәмам каным кыздырдың бит әле син, Нисбахетдин. Әллә чынлап та җыенасы да китәсе инде?

      – Дөрес кылырсың, шәех. Биредә дә мәхшәр. Ата – улны, ана кызны белми. Чыңгыз ханның илчеләрен үтергәннән соң, шаһ сарае гүя асты өскә килде. Кыскасы, монда безгә дә җай калмады, шәех. Ил тарафына без дә җыенырга булдык. Бу юлы хан оныгы Гали бәк тә кайтыр. Дөрес, хан аны колач җәеп каршы алмас, әмма нишләмәк кирәк, монда