Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02373-3, 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351
Скачать книгу
теләгән. Дәүран бу тәкәббер хатыннан һәрчак ятсына иде. Ни сәбәпледер Назлыгөл дә анасы турында аз сөйләде, күбрәк атасын искә төшерә иде. Хәтта бер тапкыр: «Атам кичерсә дә безне, Дәүранкаем, анам кичермәс», – дип әйткән иде. Сарай ишекләреннән кергәндә, Дәүран әнә шуларны исенә төшерде һәм әби затында йөргән хатын белән очрашуны ничек тә күз алдына китерә алмады. Ана кеше алдында ул чынлап та гаепле: аның рөхсәтеннән башка бердәнбер кызына никах укытты, өйләнде. Моның өчен иң әүвәл Сәлим хан – ата кеше— аның башын кистерергә тиеш иде. Ә ул аны кичерде булса кирәк, андый фәрман бирмәде. Хәзер әнә кызының намусын саклау йөзеннән ошбу хыянәт эшкә ханбикә үзе кереште булса кирәк. Әйе, колчура оста аның алдында, чынлап та, үзен гаепле тоя иде.

      Тәхет ягы аша ханбикә бүлмәсенә уздылар. Ханбикә әле үзе юк иде. Дәүран керде дә таң калды. Назлыгөлнең ул бүлмә затлылыгын мактаганы бар иде. Ләкин Дәүран аны болай ук күзалламаган иде. Тәрәзәләрдә челтәрле тукыма, алар аша бакча яклап гөлләр күренә. Түр якта үтәли күренмәле чыбылдык һәм күпереп торган киң сәке. Сәке өстендәге мендәр-түшәкләрнең бизәкләре аеруча күзгә ташлана. Ары таба янә бер сәке, бу сәкегә аю тиреләре җәелгән, түр башта күн тышлы мендәрләр, ул тышлыклар төрле төстәге күннәрдән җыелган. Сәке янында ук дүрт-биш түмәр, түмәр өсләренә затлы тиреләр капланган. Аяк астында йомшак фарсы келәмнәре, сулъяк тәрәзә янында терсәк биеклек кенә өстәл, анда кып-кызыл алмалар, кипкән җимешләр, әфлисуннар. Дивар буйлап озын җәймә күпертелгән, түр почмакта кырын төшеп ятар өчен салынган тагын өч-дүрт мендәр. Ә уңъяк тәрәзә янында яран гөле чәчкә ата, үрмә гөл диварга үрләгән һәм түшәм буйлап йокы сәкесенә кадәр җиткән иде. Ишектән кергәч тә, сул кулда янә бер өстәл, анда төрле ширбәт-эчемлекләр өчен нәкышләнгән кувшиннар.

      Ясавыл аны ялгыз калдырды да чыгып китте. Дәүран, ни кылырга белми, бер урында таптанып торды. Өрфия чыбылдыклар артыннан менә-менә кемдер килеп чыгар кебек. Назлыгөлме? Әйе, Назлыгөл элек монда, ошбу бүлмәдә уйнап үскәндер. Дәүран үзе үскән өй эчен күз алдына китерде һәм чагыштырудан йөзе чытылды. Ярлы булмасалар да, бу кадәр затлы җиһазланган бүлмәне аның беренче күрүе иде.

      Түр яктагы ишектән мыштым гына ханбикә килеп керде. Керде дә бертын Дәүранга карап торды. Кара йомры сакаллы, карасу йөзле, төз бәдәнле ир-егетне күрде ул. Шуңа да аптырабрак калды бугай ханбикә.

      – Саумы! – диде дә җиләк-җимеш куелган өстәл янынарак үтте, түмәргә утырды.

      Дәүран бер тезенә чүкте, баш иде.

      – Анам, кичер мине Ходай хакына.

      – Йә, бас, уз түрдән, утыр, сөйлә.

      Ни турында сөйләргә тиеш ул аңа? Назлыгөлгә өйләнүе хакындамы? Бәлкем, Назлыгөлне ничек урлавы хакында беләсе киләдер? Алай дисәң, ул аны урламады, хан кызы аңа үзе килде.

      Ханбикә Зөбәрҗәт, елмая төшеп, башын түбән иеп утырган киявенә карап торды. Ир-затның кадер-хөрмәтен белә торган хатын иде ул. Ханбикә буларак үз тирәсендә чуалган ир-атның барысыннан да ул нинди дә булса кимчелек табар иде. Ә чын гашыйк кеше мәхәббәттә сукыр була, сөйгәнендәге кимчелекләрне күрми. Шуның өчен булса кирәк, мәхәббәтне «сукыр» диләр.