Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 1985
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351-1
Скачать книгу
әкрен генә кузгалды да хан каршына килеп баш орды.

      – Олуг хан, ханнар гомере белән төптәңре эш итми, ханнар гомере белән бары тик Тәңре үзе эш итә. Мин исә бары тик синең колың гына, олуг хан, – диде.

      Мәҗлестә шау-шу купты, әле генә күз алдында күрәзә һәм илаһи кодрәткә ия төптәңре гап-гади кеше булды да калды. Кара син аны, төптәңре бер дә күктән төшмәгән икән бит, ул да безнең кебек үк кеше икән ләбаса. Инде күрегез, кардәшләр, Болгарда Кубрат ханнан да акыллы кеше юк икән бит! Төптәңре түгел, олуг хан Кубрат үзе Тәңре илчесе…

      Византиядән килгән яучылар хөрмәтенә җыелган мәҗлескә буйтурлар, кавханнар, тарханнар да чакырылды. Илбарысбаһадир да табында утыра. Мәрхүм Саклаб кавхан угланы Илбарысның хан гаиләсендә тәрбия алуын чит илдән килгән кунаклар да беләләр иде. Сарайда җыелган мәҗлесләрдә Илбарыс баһадир һәрчак илханнар белән янәшә утырды. Бөек Болгар дәүләте башы Кубрат хан шат иде. Шатланмаслыкмы, моннан җиде ел элек ярәшкән кызына яучылар килде. Булачак кияү дә исән-сау икән, кызлары да исән-имин буй җиткерде. Әмма кызның анасы ханша Аппак борчулы иде. Ул әле кызына карый, әле хан гаиләсендә тәрбия алган Илбарыс баһадирга; егет исә Чәчкәдән күзен дә алмый, әйтерсең соңгы тапкыр күрә. Моны күреп-күзәтеп утырган ханша түзмәде, Илбарыс угланга тамак кырды, Илбарыс углан, сиңа әйтәм, гел бер Чәчкәгә генә карап утырма, кунаклардан яхшы түгел, янәсе. Әмма Илбарыс баһадир, ханшаны әллә ишетте, әллә юк, ихтыяр көчен җуйган берәүдәй, һаман хан кызы Чәчкәгә карап утыра бирде. Ул өмет итә иде әле. Бәлкем, соңгы чиктә булса да олуг хан биргән вәгъдәсеннән ваз кичәр – кызы Чәчкәне базилевс угланы Юстинианга бирмәс. Белә бит олуг хан, аның кызын баһадиры Илбарыс та ярата, белмәмешкә салышса да белә. Теләсә, олуг хан кызы Чәчкәне баһадирга да бирә ала, төркиләрдә хан кызларын баһадирларга бирү тузга язмаган гадәт түгел. Әмма моңа барырмы олуг хан? Юк, бармас. Ханның шатлыгы йөзенә үк бәреп чыккан: илханияләрне илханнарга кияүгә бирү ул – сәясәт, бер гаилә кору гына түгел. Ул гынамы, Чәчкә белән Юстинианның кавышуы ике халыкны кызыл җеп белән бәйләр. Мәгәр нык булырмы ул җеп? Чак кына тартылуга да өзелеп китмәсме?.. Юк, өзелмәс, император Ираклий белән Кубрат ханның дуслыгын ныгытыр. Әйе, юкка өмет итә Илбарыс баһадир, юкка. Яучылар белән әнә рәссам да килгән, иртәгә ул Чәчкәнең рәсемен ясарга керешер, аны Румга алып китәрләр, булачак кияве Юстинианга күрсәтерләр. Күрер дә кияү хан кызын, таң калыр. Никадәр гүзәллек!

      Күрә бит, белә бит Илбарыс баһадир, Чәчкә үзе дә Патшакалага китәргә теләми. Әмма аны барыбер Патшакалага алып китәрләр. Бүген түгел икән – иртәгә, иртәгә түгел икән… Заманында Тугры хан кызы Аппак та үз җәйләвендәге бер баһадирны яраткан булган, әмма Тугры хан кызының теләге белән исәпләшеп тормаган, тоткан да Аппакны Кубрат ханга биреп җибәргән. Горур һәм тәкәббер көтригур кызы да атасы әмеренә буйсынгач, йомшак табигатьле, ата-ана сүзеннән беркайчан да чыкмаган Чәчкәгәме каршы тору?! Бәлкем, Чәчкә дә тора-бара анасына охшар. Кирәк чакта, Аппак Кубрат