Төптәңре боларның барысын да белә, олуг хан христиан динен кабул итмәгәе дип, коты алынып тора иде.
Олуг хан философ белән сөйләшә, беркемне дә күрми дә, белми дә, бөтенләй дөньясын онытты.
Төптәңренең хан алдында дәрәҗәсе көне-сәгате белән төшә бара иде, башкалар моны күрәме-юкмыдыр, әмма төптәңре моны җаны-тәне белән тоя иде. Төптәңре ярсынды, гасабиланды, әмма һични кыла алмады. Сүз катасы иде, олуг хан ошатмас, аннары нинди мәсьәлә генә күтәреп чыкмасын, аның авызын гректан килгән философ томалаячак. Рум дәүләте бик күп илләрне, бик күп халыкларны канат астына җыйды инде, христиан динен биреп, Болгарны да җыймакчы. Бер дә бүтән түгел, философны шул максат белән Болгарга җибәргән базилевс. Ул гынамы, христианнар кысрыклау сәбәпле, яһүдиләр (император Ираклий аларны асып-кисеп йөри) Фанәгүргә күчеп киләбашладылар, моңа кадәр сирәк күренгән гарәп сәүдәгәрләре күзгә чалынгалады. Төрлеилләрдән килгән сәүдәгәрләр ишәя башлагач, хан аларга кәрвансарай салдырды.
Ниһаять, олуг хан башын күтәрде. Киң куе кашлары астыннан тирәли утырган кунакларга сөзеп карап чыкты. Аннан карашын илчеләр китергән бүләкләргә төшерде. Бизәкләп эшләнгән йөгәннәргә, бил каешларына, путаларга, алтын йөгерткән бакыр шәмдәлләргә сокланмыйча карау мөмкин түгел иде. Бүләкләргә күзе төшүгә, ханның йөзендәге җыерчыклары языла башлады. Үтә канәгать иде Кубрат хан бүләкләрдән. Дусты Ираклий аңа һәрчак һәйбәт бүләкләр җибәреп торды. Көбә күлмәкләр кирәкме, Дәмәшкъ корычыннан ясалган кылычлармы, грек ятаганнарымы, үткен очлы сөңгеләрме… Дөрес, Болгар да Румга бурычлы калмый, ай саен кеш, бүре, аю, болан тиреләре, бал, балавыз, агач сагызы, балык җилеме җибәрелеп тора. Энесе Шамбат хан да, Башту каласын торгызып, илләр белән