Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 1985
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351-1
Скачать книгу
да көлештеләр. Төптәңре гарьләнү-кимсенүдән агарынып калды. Уе-шиге хак булган, Кубрат хан акрын гына христиан диненә авыша бара. Әйе, моннан күп еллар элек агасы Ураган бер дә тикмәгә генә Кубратны Патшакалада тәрбиягә калдырмаган икән. Төптәңре түзмәде, торып басты. Бу аның янә сүз соравы иде, хан аңа «әйдә сөйлә» дигән ишарә ясады.

      – Тәңренең илаһи көче һәркемгә җитә, олуг хан. Мәрьям ана белән Изге Христоска да. Эт кыр кәҗәсен куа китә. Шунда кыр кәҗәсе аңа әйтә: «Син беркайчан да мине куып тота алмассың», – ди. «Нигә?» – дип сорый эт. «Чөнки мин үз җанымны коткарыр өчен качам, ә син хуҗаңа ярар өчен мине куасың», – ди кыр кәҗәсе.

      – Төптәңре, син дә хаклы, – диде олуг хан һәм беренче булып урыныннан кузгалды. – Кунакларны ашчылар көтә, зарыктырмыйк табынны. Ач кешенең ачуы яман, дигән бабаларыбыз.

      Артык дәү гәүдәле, чәч-сакалы агара башлаган, алтын җепләр белән аралаштырып тегелгән рум кафтаны кигән Кубрат хан торып баскач, барысы да үзләрен кечерәеп калгандай хис иттеләр. Аягүрә баскан Кубрат ханның күзләрендә, бөтен торыш-кыяфәтендә көч-гайрәт кенә түгел, ниндидер тылсым да бардыр сыман иде. Олуг хан инде бәхәстән туйган, аның бүген беркем белән дә бәхәсләшәсе килми иде. Кубрат хан бер адым алга атлады. Төн илләреннән китерелгән урман мәчесе тиресенә басты. Аннары борылды да, иелеп, бизәкле табактагы энҗеләр тезгән калфакны алды, килеп, ханшага кидерде.

      Шунда патрикий Симеон:

      – Аһ! – дип куйды. Аннары: – Йа Аллам, нәкъ Изге Мәрьям ана! – диде.

      Моны ишеткәннәре ишетте, ишетмәгәннәре – юк. Хан, аягүрәбасуга, торып басканнарга күз йөртеп чыкты. Кунаклар янынаБолгарның аксакаллары, илханнары, кавханнары, тарханнары чакырылган иде, алар барысы да, шул исәптән илчеләр дә, хан тагын ни әйтер дип, аның авызына карап торалар. Олуг хан, иелеп, табакны алды һәм төптәңрегә:

      – Ышбу табактан ханшага ризык китерсеннәр! – дип, табакны төптәңре Ирсанга сузды. Төптәңренең алмыйчарасы юк, бу хан боерыгы иде. Төптәңре, ниндидер мизгелдә үзенә терәк эзләп, үзе яраткан һәм үзе яклы дигән кавханнарга карады, әмма тегеләр күзләрен читкә алдылар, төптәңрене күрмәмешкә салыштылар. Төптәңренең йөзе болыттай каралды. Әмма хан аны күрми иде инде. Ул кулы белән барчасына да кузгалырга дип ишарә ясады, шуны гына көткәндәй, һәммәсе дә аш ягына кузгалдылар. Яңа аш бүлмәсен Рум осталары салган иде, бераз кечерәк булса да, базилевсныкына охшатканнар иде. Иоанн Фасиан моны аш бүлмәсенә килеп кергәч тә күрде. Аш ягында кунаклар яңа төр шәкел-бизәкләр дә күрделәр, соклануларын яшермичә, тотып-тотып карадылар.

      Үпкәсен эченә йотып, төптәңре Ирсан барысыннан да иртәрәк сарайдан чыгып китте. Хан сараеннан чыккач, төптәңретуп-туры ата-бабалар каберлегенә юнәлде. Җир астында дөнья көтүче ата-бабалар белән киңәшерлек уйлары бар иде төптәңренең. Бу кабергә бабалар күмелгән, һәрберсе янына хатыннары, атлары-кораллары, коллары куелган. Биек курган булып үсеп чыккан каберлеккә бүген дә китереп корбан