Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 1985
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351-1
Скачать книгу
христиан диненә каршы торырлык йола булмый. Шундый хәлдә дә император Диоклетиан беркемгә дә буйсынмый, үзе Тәңре, үзе Алла, үзе Хода, үзе патша була. Ә монда базилевс дин әһелләреннән башка бер адым да ясый алмый. Ике-өч гасыр эчендә Византиядә христиан дине ныгый, үсә, хәтта күрше-тирәдәге варварлар иленә үтеп керә, аларны берәм-берәм канат астына җыя башлый. Бөек Болгар империя өчен чираттагы ил иде. Ләкин соңгы елларда Мөхәммәд пәйгамбәр байрагы астында гарәпләр күтәрелде, греклар «сарациннар» дип атаган бу халык, үз тирәләрендәге илләрне буйсындырып, Византия империясе чикләренә килеп җитте, империя биләмәләренә кергән шәһәрләргә яу чаба башлады. Кыска гына вакыт эчендә Византиянең берничә дәүләт-шәһәре сарациннар кулына күчте. Сарациннар ташкыны анда гына тукталып калмады, Хазар диңгезе янына килеп терәлде. Империя өчен менә шундый гаять җаваплы вакытта көнчыгыш тарафта форпост булып үсеп чыккан Болгарны кулдан ычкындыру ярамастай хәл булыр иде.

      Күптән түгел базилевска Иоанн Фасианның «Белем чишмәсе» дигән китабын тапшырдылар. Китапны философИоанн Фасиан Болгарда язган иде. Иң гаҗәбе шул булды император Ираклий өчен: китапны философ аңа багышлый. Үзенә багышланган китапны кулына алуга, базилевс аны укып чыга, гаҗәп дәрәҗәдә ошата, шундук Фанәгүргә Иоанн Фасиан исеменә күп итеп бүләкләр җибәрә һәм аның илгә кайтуын үтенә. Әмма Иоанн Фасиан, тыйнак кына итеп тагын бер-ике елга Болгарда калырга рөхсәт сорап, базилевска хат яза. Император рөхсәт бирә, мәгәр Иоанн Фасианны куарга мәҗбүр иткән архиепископ белән логофетны бик нык орыша, мин сезнең үзегезне Болгарга сөрәм, дип яный.

      Бу вакытта Болгарның башкаласы Фанәгүрдә йөзләрчә сәүдәгәр яши, алар, хан тарафыннан салдырылган сарайда үз йолаларын мактап, көн-төн бәхәсләшәләр. Византиядән, Сүриянең Дәмәшкъ шәһәреннән, Сәмәркандтан, Харәземнан, Табгачтан килгән халыклар, император Ираклий тарафыннанүз илләреннән куылган яһүдләр, базарларда алыш-бирешләре беткәч, кәрвансарайга кайтып, гаделлек эзләп төкерекләренчәчә-чәчә бәхәсләшәләр, сүз көрәштерәләр. Кайчак эшләр коралга кадәр барып җитә. Әмма хан сакчылары тегеләрне бик тиз сүрелдерәләр, коралларын алалар, анда да тынычланаалмаганнарын төрмәгә ябып, ике-өч көн аш-сусыз тотып, сабырландырып чыгаралар.

      Үзенең йомшак мөгамәләсе, сизгер күңеле белән тоеп ала Иоанн Фасиан: Кубрат хан да сәүдәгәрләр арасындагы бәхәсләр белән кызыксына. Әмма ханны философның төп фикере күбрәк тарта: кеше ул – үзенә күрә бер дөнья, ә кешенең тәне, җаны акылга ияргән җисеме генә.

      Иоанн Фасианның шактый катлаулы булган фәлсәфәсен Кубрат хан аңлап ук җиткермәсә дә, төптәңре Ирсан аңлый иде. Философ Иоанн Фасиан, христиан дине көчеге патрикий Симеон белән бергәләшеп, Кубрат ханны үз йолаларына күчерергә килгәннәр. Симеонны төптәңре баштан ук санга сукмады: ул фанатикны юлдан алып ташлавы авыр булмаячак. Ә менә философ Иоанн Фасианны җиңүе төптәңре өчен шактый кыенга киләчәк иде. Шулай