Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 1985
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351-1
Скачать книгу
кызы Чәчкәне улыгыз Юстинианга бирү вәгъдәсен бозмады хан, әмма кайбер сәбәпләр белән киләсе язга кадәр кичектерүегезне үтенде.

      Император белән императрица күзгә-күз карашып алдылар, императрица, сизелер-сизелмәс кенә килешеп, ияк какты.

      – Теләген кабул итәм, илче. Кубрат ханга җиткер, император риза, диген. – Император Дәнискә ияк кагып күрсәтте: – Кем дип белик ярдәмчең, илче?

      – Тылмач, – диде буйтур. – Тылмач итеп алган идем.

      – Илчене кем укытты? Грекча бик әйбәт белә!..

      – Шагыйрь, илче Феофан улы Константин, галиҗәнаплары.

      Константин исемен ишетүгә, императорның кашлары җыерылды, императрица исә чарасыз кузгалгандай итте.

      Дәнис буйтурга:

      – Корал, корал турында әйт! – дип, терсәге белән җай гына төртеп алды.

      Император ярдәмчесе белән шыпырт кына сөйләшә башлады. Илбарыс күзләре белән императорның улы Юстинианны эзләде. «Кайсы икән?.. Монда юктыр. Булса, читтә тормас иде. Күр әле, илхан Аслан…» Буйтур Асланны күрде дә елмайды. Аслан һични аңламый аңа карап тора иде. Аслан илханны тану мөмкин түгел, ул нәкъ дин әһелләренчә карадан киенгән, кулында – күн тышлы китап.

      – Корал турында әйтәсеңме-юкмы, буйтур? – Дәнис тәмам гасабилана иде. – Буйтур, дим!

      – Шапырынма, бүләкләрне китерә башла, – диде аңабуйтур. Аннары императорга, сүз әйтергә теләп, бил бөкте – Галиҗәнаплары бөек император изге Константин углы Ираклий, Бөек Болгар ханы Кубрат сездән бик күп корал сорады. Көнчыгышта, Итил елгасы тамагында, хазарлар күтәрелеп килә… Әмма әүвәл, галиҗәнаплары, сезгә Кубрат ханның бүләкләрен тапшырырга рөхсәт итегез. – Буйтур әйберләрне император алдына куярга дип ишарә ясады, җофар тиресеннән тегелгән тунны императрица каршына куярга боерды. Алдына өелгән бүләкләрдән канәгать калуын яшермичә, император аягүрә басты, кузгалды, килеп, буйтурны кочагына алды.

      Бүләкләр арасында ниләр генә юк иде. Сафьян итекләр дисеңме, көмеш өзәңгеләр, тәпән-тәпән бал, сандал агачыннан ясалган иярләр, хатын-кыз калфаклары, затлы тиреләрдән теккән бүрекләр, иләгән күннән эшләнгән күлмәкләр, өс киемнәре дисеңме – һәммәсе бар иде. Җофар тиресеннән тегелгән тун исә күз явын алып императрица иңенә салынды. Хатын-кыз биредә дә хатын-кыз булып калды, бүләкне алгач, императрица күрше бүлмәгә чыгып югалды. Бераздан ул әйләнеп тә керде, күз-йөзе елмая – бүләктән канәгать иде. Хатынының елмаюын күреп, император тәхетенә утырды, кулына таягын алды.

      – Илче, патрикий Кубрат хан империягә гаять матур бүләкләр җибәргән. Болгар илчеләре минем иң кадерле кунакларым булыр. Тиздән Кубрат ханга өч кораб корал озатылыр! – диде император, аннары янәшәсендә баскан ярдәмчесенә боерып. – Иң әйбәт коралларны илченең корабына төягез. Үтәгез!

      Император, сөйләүдән туктап, бертын уйланып утырды, аннары тәхет тирәсендәгеләргә күз йөртеп чыкты. Шиге калмады, кирәкмәгән кешеләр юк иде. Чөнки кичә генә ул Йулыш каган сәүдәгәреннән коллар сатып алган иде һәм бер кораб корал биреп җибәргән иде.