Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 1985
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351-1
Скачать книгу
дип хат бирде. – Харон ишек ягына карап алды һәм буйтурга түшеннән пергаментка язылган хат чыгарып бирде.

      Тамга – императрицаныкы, укытучы бу тамганы аңа күрсәткән иде инде. Буйтур укытучы хатын түшеннән чыгарды да Харонга сузды, императрицаныкын түшенә яшерде.

      Харон шунда гына елмайды, буйтурга кул изәде:

      – Ак юл сиңа, Илбарыс буйтур. Мин сезне шундый кеше дип күз алдыма китергән дә идем. Укытучыга миннән дә сәлам юллагыз – Хароннан.

      – Ашарга бушка китермәгәннәр, акча алды, – диде буйтур, Дәнискә таба борылып. – Утыр, капкалап алыйк. Нишләптер авыз корып китте.

      Дәнис аңа шикләнебрәк карады, әмма бер сүз дә әйтмәде, кулын юды, өстәл янына килеп утырды, чокырларга эчемлек койды. Күзгә-күз карашып кына чәкешеп алдылар, эчеп куйдылар. Табында кыздырылган каз, ниндидер үләннәр, тоз, борыч, тагын әллә ниткән хикмәтле ризыклар бар иде. Дәнис аларның һәрберсен кабып-тәмләп карады. Кайсын капкач, йөзен җыерды, кайсын кабуга, авызын чәпелдәтеп елмайды.

      – Менә бу ризык ичмасам, буйтур! Менә бусы, бусы, – дия-дия, ул үзе кабып караган һәм тәмле дип тапкан ризыкларны буйтурга да тәкъдим итте.

      – Сиңа ошаган миңа ошамавы да бар бит…

      – Шулай ашап-эчеп кенә ятасы иде, буйтур. Һични кылмый, ә?..

      – Без монда тиккә генә килмәдек, Дәнис. Миңа Асланны күрергә кирәк. Теге Симокатта дигән картка юл тапмас микән. Минем башта Аслан белән сөйләшәсем килә. Әйт әле, Дәнис, нигә килмәде икән ул безнең янга?

      – Кушмаганнардыр. Ул бит хәзер кеше кешесе. Безнең кебек. Борчылма, буйтур, килер ул, җаен табалмый торадыр. Карале, буйтур, ил телен онытмады микән ул Патшакалада?

      – Ана теле онытыла буламы, Дәнис?! Әнә син онытмыйсың бит үз телеңне… Укытучы Константин да…

      – Фанәгүрдә һәр унынчы кеше – грек, ә монда алар бик аздыр.

      – Аз түгел, Дәнис. Аз түгел. Ил бар җирдә болгар бар, җир бар җирдә тулпар бар, диләр. Ана теле кешегә ана сөте белән керә, ди укытучы. Җырла әле, Дәнис. Кычкырып җырла бер.

      – Җырларга була ул, буйтур. Килешерме соң?.. Тел турында дөрес әйтәсең, буйтур. Ана теле ана сөте белән керә. Әнә мин болгар телен барыбер бик үк оста сукалый алмыйм.

      Дәнис, балык авызыннан аккан суга карап, бертын дәшми утырды, аннары карашын каракошка күчерде, урындык терәкләренә күз төшерде. Терәкләрне алтынга манганнар, терсәк куя торган төше парча белән тышланган, кул астында— арыслан башлары, арка терәкләрендә – җылан гәүдәләре. Пөхтә, чиста иде бүлмә, затлы җиһаз. Базилевс бу бүлмәне илчеләр өчен генә тота, күрәсең.

      Тәрәзәдән кораб күренә. Корабка керүче дә, чыгучы да юк. Билгеле инде, Илбарыс буйтурны көтәләр. Корабка кайтуга, ишкәкче коллар иреккә җибәрүне сорарлар. Җибәрмичә дә булмас, ышандырды. Буйтур кайтмыйча, каравылбаш Камай аларны беркая да җибәрмәс.

      – Син, Аслан да Аслан, дисең, буйтур. Асланнан битәр безгә Агасике кирәк, минем каенатай. Ни кырып йөри микән? Ул мине эзләп табармын дигән иде.

      – Агасике император янындадыр. Агасике Болгар турында артыгы белән күп белә, Дәнис. Император аңардан сорау аладыр. Империягә сарациннар