Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 1985
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351-1
Скачать книгу
күздән яздырмады, ахыр бүлмә ишегенә килеп сөялде. Ай күк гөмбәзенең уртасына җитеп килә, диңгез өсте тыныч, ник бер җан иясе күренсен, курка-шикләнә ятсалар да, арулары җиткән булса кирәк, корабта сөйләшүләр бетте, йоклады халык. Тып-тын.

      Мәгәр нәкъ менә шул үтә тынлык күңелгә торган саен ниндидер курку, шом өсти бара. Иртәгә иртән алар, койрыкчы ялгышмаса, Патшакалада булырга тиешләр. Инде максатларына ирештеләр дигәндә, су анасы килеп чыксын әле! Бүген дә су анасы күренсә, кемне булса да диңгез алласына алып китәргә итсә, иртәгә бер колны суга ташламый булмастыр. Су анасы шунсыз тынычланмас. Шунсыз кораб Фанәгүргә әйләнеп кайтмас, давыл чыгып, кыяга бәрелер, берәү дә исән калмас, буйтур үзе дә.

      Буйтур су анасына ышанып та җитми иде, шулай да күңел шомлана, тыныч түгел.

      Чынлап та, су анасы аның каршында пәйда булса, ул нишләргә тиеш?.. Су анасын үтерергә ярамый, аннары диңгез алласы аларны көне белән юк итәр. Юк, күргән хәлдә дә үтермәскә, куркытырга, хәнҗәр белән янарга. Ә ул болгар телен аңламаса?.. Аңламаса, күтәрергә дә суга атып бәрергә. Су анасы суда батмый.

      Буйтур, ни кылырга белми, әйләнә-тирәне күзәтте. Атнага якын юлда булдылар, диңгез түзәрлек тыныч булды. Соңгы көндә генә әллә нишләде, җил купты, дулкыннар йөгерешә башлады. Менә төн килүгә, янә тынычланды диңгез, алай да дулкыннар тынып ук бетмәделәр, койрыкчы ярдәмчесе дулкыннарга каршы торса да чайкала иде кораб.

      Дулкыннар йөгерешә… Корабтагы тынлык белән диңгездәге тынлык бер түгел шул…

      Кинәт буйтурның зиһене ачылып киткәндәй булды. Берниндису анасы да юк, корабта карак бар, һәм аның бүлмәсендәге алтынга күзе кызган…

      Буйтур яныннан Дәнис узды һәм, күп тә үтми, янә әйләнеп килде.

      – Мин бу Камайның алыпларына шаккатам, ни кылып яталар икән көннәр, төннәр буена?

      – Шахмат уйныйлар, койрыкчы. Син беләсең булса кирәк, Кубрат хан сарай сакчыларына кадәр шахмат уйнатып ала.

      – Анысы хак, мине дә өйрәтте. Ышансаң ышан, ышанмасаң—юк, буйтур, көннәрдән бер көнне бу миңа үзенең җансакчысын җибәргән… Мине шахмат уенына өйрәтергә килгән. Нигә ул миңа сөяк шәкелләр. Менә кораб ясарга дисәң, кулларым кычыта башлый… Их, давыл купмаса гына ярар иде, буйтур, – дип уфтанып куйды Дәнис. – Бүген-иртәгә Патшакала күренер… Мине Эгина һаман Патшакалада калырга кыстый, буйтур.

      – Кубрат хан ошатырмы соң, койрыкчы? Әйтәсе юк, император синдәй останы колач җәеп каршы алыр, бишкуллап. Миңа калса, буйтур, бу грек Агасике кызы Эгинаны тикмәгә генә сиңа бирмәгәндер, тикмәгә генә берни дә эшләми грек.

      – Туган ягым – антлар иле, торган җирем Болгар булды, буйтур. Болгарда игелекле яшәдем. Олуг хан төпоста итте.

      – Болгар белән ант кавеме элек-электән сәүдә иткәннәр, ант эчеп яшәгәннәр. Әле борын заманда ук Атилла белән антлар кенәзе франкларга яу чабалар. Яуда антлар арысландай орышалар. Яшь кенәз һуннар патшасына ошый, ул аңа кызын бирә. Кубрат хан да антлар белән тату яши, күрше-тирә илләрне буйсындыргач, антларга юнәлә, кенәзгә бик күп