Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 1985
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351-1
Скачать книгу
кебек йөзә. Кызсарай алдында коендылар, үзем күрдем…

      Буйтур бертын каравылбашка карап торды, аннары терсәге белән тезенә таянды да башын учына куйды.

      – Ишкәкчеләр нигә шаулыйлар?

      – Су анасы икенче алыпны алганнан соң, ишкәкчеләрнең котлары алынган, алыпны кочаклап суга сикергәнен күргәннәр.

      – Тынычландыр үзләрен, су анасы колларга тими, диген. Кылган языклары булса, Тәңредән кичерү сорасыннар. Хәер, дөрес әйтәсең, кем языксыз бу дөньяда? Бүген – бер алыпны, иртәгә, бәлкем, мине алыр…

      Каравылбаш Камай җилкә аша як-ягына төкеренеп алды.

      – Син әйтмәдең, мин ишетмәдем, буйтур, бу сүзләрне, авызыңнан җил алсын. Әйттем – кайттым, диген.

      – Әйттем – кайттым. – Буйтур, йөрәгенә чыдый алмый, ачуланып торып басты, сандыкны сәке астына этеп куйды. – Алтын өчен башың белән җавап бирәсең, Камай!

      – Баш өсте, буйтур.

      – Мә сандык ачкычын. Бер мизгелгә дә бүлмәне ташлатма, каравылга иң ышанычлы алыпларың куй!

      – Кояш чыга, кояш чыга! – дип кычкырдылар өстә.

      Буйтур бүлмәдән чыкты. Камай, башын кашып, ишек бавына тотынып калды. Алтынны саклый алмаса, Кубрат хан аның башын кистерәчәк.

      Буйтур кояшны каршы алды, Тәңредән игелекле көн бирүен теләде.

      Шунда берсе:

      – Патшакала! – дип кычкырды.

      Чынлап та, алда зәңгәрсу төскә өртелгән һава аша әкияттәге каладай Патшакала җәйрәп ята иде. Әнә Дәнис күрергә теләгән изге София чиркәве, аның алтын түбәсендә кояш нурлары биешә, тонык кына чаң суккан тавыш ишетелә. Греклар дүртесе дә өске катка чыкканнар иде, Патшакалага карап, тиз-тиз чукынып алдылар.

      Гүзәл Патшакалага кораб якыная башлауга, койрыкчы кияве янына грек Агасике килде:

      – Бир әле, кияү, койрыкны. Читкә китеп тор. Шулай. Кубрат хан корабын император бухтасына кертәм. Болгар илчеләренең корабын үз портына кертергә боерган император…

      «Кайчан, кем? – дип сорыйсы килде Дәниснең, ләкин бер сүз дә әйтмәде, читкә тайпылды. – Керт әйдә, боергач».

      Агасике шулхәтле оста туктатты корабны, Дәнис каенатасына сокланып карап торды.

      – Ташла ягирләрне! – дип кычкырды Агасике, аннары борылды да: – Шул булыр император порты, кияү, – диде.

      Яр яклап сумала, дегет, балык исе килә. Ягирләрне төшереп, яр буендагы баганаларга аркан ыргытып та өлгермәделәр, кала ягыннан корабка таба өч кеше килүе күренде. Алар ашыкмадылар, һәрхәлдә, буйтурга шулай тоелды. Басма салынды, басмага беренче булып буйтур аяк басты. Өч кеше килеп җиткән, корабтан төшеп килгән буйтурны көтәләр иде инде. Буйтурга грек Агасике, аның гаиләсе, кияүләре Дәнис иярде. Алар артыннан императорга дигән бүләкләрне күтәргән хезмәтчеләр кузгалдылар.

      Болгар илчеләрен каршы алырга килүчеләрнең өстендә— кызыл бәрхеттән теккән чапан, башларында – кибән хәтле башлык, аякларында – болгарның сафьян итекләре. Илчеләрне каршы алырга килүчеләрнең берсе алгарак чыгып баскан, икесе кала төштеләр. Киемнәрендә аерма юк кебек. Әһә, бар икән, алга килеп басканының билендә – күн