Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 1985
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351-1
Скачать книгу
алган угланы?.. Ни генә булмасын, Агасике Кубрат ханга хыянәт итәргә кыймас. Олуг хан аны якын итте, үз итте. Буйтур тагын… Император бик төпченә башласа, белгәнен әйтер: буйтур олуг ханнан бүләкләр китерде, кораллар алып китәргә исәбе. Шул исәптән үтенече бар: Чәчкәне алырга император угланы Юстиниан бер язга кичегеп килергә тиеш, олуг хан үтенече.

      Агасике һәрчак базилевстан курку тойды. Яшерен илчесе Агасикенең Кубрат хан белән татулашып китүен сизсә, базилевс аны кичермәс. Әйе, базилевс аны кеше итте, эш бирде, акча бирде, ирек бирде, яшерен илчесе итте, шул ук вакытта базилевс аны юк та итә ала иде.

      Тимерчелекнең нечкәлекләренә Агасике Фанәгүрдә төшенде. Болгарларның угы авыррак, озынрак, очкан чагында сызгырып оча, зәһәр тавышлар чыгара, ерак оча. Болгарга килгәч, шуңа шаккатты Агасике: биредә коралларны көйлерәк, җайлырак ясыйлар иде. Кием-салымнары да җиңел, җайлы. Тире иләүгә килгәндә – иң йомшак тиреләрне болгарлар или. Болгар сурәттә дә каядыр ашкына – хәрәкәтнең иң бөек ноктасына омтыла кебек иде. Болгар ясаган әйберләр нәфис булыр, күзгә ятыш, соклангыч булыр. Болгарның һөнәрчеләре генә түгел, гореф-гадәтләре дә ошады Агасикегә. Әгәр дә мәгәр артыннан бертуктаусыз патрикий Симеон күзәтмәсә, Агасике, бәлкем, гаиләсе белән Болгарда да калган булыр иде. Мәгәр башкалар артыннан бер-берсен күзәткән кебек, аның артыннан да күзәтүчеләр куйган иде базилевс. Болгарда калса, аны шундук үтерәчәкләр иде, греклар үтерәчәк иде. Болгарда базилевсның йөзләрчә шымчысы бар. Алар бар өлкәдә дә эшлиләр, хезмәт итәләр. Ни генә булмасын, Агасике базилевс йөкләгән бурычны үтәде. Иртәгә кораб Херсонеска җитәр, Херсонес – империя биләмәсе. Ә менә дәүләт булып оешып җиткән Болгарны тиз генә биләмәсе итә алмас базилевс. Әмма эш шуңа таба бара. Болгар, христиан динен кабул итү белән, империя канаты астына керер.

      Алай да Агасикенең беләсе килә иде: нинди йомыш белән бара икән Кубрат хан илчесе Патшакалага? Әллә соң буйтурны грек уты сере борчыймы?.. Бик ихтимал ич. Ул сорауны Агасикегә Кубрат хан Болгарга килгәч тә биргән иде…

      – Сагышланасың, буйтур?

      – Сагышланам, төптимерче.

      – Белсәң кирәк, буйтур, император белекле алыпларны ярата, ул сине дә Патшакалада калырга өндәр. Серең әйтерсең, кичерер.

      – Минем базилевстан серем юк, төптимерче.

      – Базилевстан юктыр, ә менә миннән бар.

      – Синнән дә, Агасике. Мин Патшакалага корал алырга барам. Беррәттән хан кызы Чәчкәне бер язга кичектерүләрен үтенермен. Хан үтенече. Кубрат хан борчуда, көнчыгышта хазарлар көчәеп бара. – Буйтур торып утырды да Агасикенең күзләренә карады. – Агасике, Дәнисне Патшакалада калдырырга исәбең юктыр бит?

      – Буйтур, койрыкчы Дәнис – минем киявем.

      – Ә ул Патшакалада калырга теләмәсә, Агасике?

      – Калыр, буйтур, калыр. Мин киявемә ышанам.

      – Әнә ничек икән…

      – Мин синең дә калуың теләр идем, буйтур. Базилевс каһарман сугышчыларның кадерен белә торган кеше.

      – Беләдер, ышанам.