– Бәбкәчем, оланым! – диде ана һәм улының күкрәгенә килеп капланды.
– Анам! Анам, ни булды?
– Берни дә булмады, оланым-канатым, берни дә булмады. Ерак җирләргә сәяхәткә җибәрә икән бит олуг хан. Тәңре генә саклый күрсен инде, оланым-канатым. Үги атаң әйтте, олуг хан оланың ерак сәяхәткә җибәрә, диде. Оланым-канатым, мин синең каршыңа мәрхүм атаңның әйткән сүзен үтәргә дип килдем. Аварларга яу чабар алдыннан, Илбарыс углан буй булып, буйтур дәрәҗәсен алгач, менә шул сандыкны аңа бирерсең, дигән иде атаң. Нәзерем тотар дип, гел куркып йөрдем. Менә мин сиңа сандыкны тапшырам, олан, Тәңре шаһит…
Кол сандыкны буйтур каршына китереп куйды.
– Игелекле бул, анакай.
– Исән-имин әйләнеп кайт, олан. Саклан. Тәңре, сакланганны саклармын, дигән…
Анасы киткәч, Илбарыс бик озак сандыкка карап торды. Тимер кыршау, тимер кадаклар белән бизәлгән юл сандыгы иде бу. Сандыкның почмаклары бакыр калайлар белән ныгытылган, урта бер төшеннән тасма итеп көмеш калай кадакланган. Сандык кайчандыр ук савыты булган булса кирәк. Соңгы елларда Кубрат хан ук йөртүчеләргә зур сандыклар ясатты. Хәзер укларны ике тәгәрмәчле арбада йөртәләр иде болгарлар. Элек, яу чапканда, атасы йөрткәндер сандыкны, хәзер әнә угланына калды.
Анасы уч төбенә салып киткән ачкыч белән Илбарыс сандыкны ачты. Гаҗәпләнгәне шул булды: капкачны ачканда, эчтәге яшерен кубыз чыңлап, көйләп куйды. Хикмәтле сандык калдырган атасы буйтурга.
Иң өстә сандал агачыннан кырып ясалган, кан-кызыл күн белән тартылган калкан ята иде. Буйтур калканны сул кулына алды. Җиңел һәм уңай итеп эшләнгән иде калкан. Аннары сандыктан кылыч чыкты, бер учма ук, грек ятаганы. Буйтур ятаганны эләктерде, уңлы-суллы селтәнде. Шунда гына ул калканны тишеп чыккан сөңге эзен күрде. Калкан матур, җиңел һәм уңайлы итеп эшләнгән, әмма аны кемнеңдер сөңгесе тишеп чыккан. Сөңге тишеген күрүгә, буйтурның аркасы чымырдап куйды. Калканны тишеп, атасын үтергән сөңге эзе… Болгарлар мондый калканнарны инде күптән ясатмыйлар, калканны күн белән түгел, тимер белән тышлыйлар. Грек ятаганы белән дә орышка баручы сирәк хәзер, болгар алыпларының күбесендә Дәмәшкъ кылычы, тураннар ясаган кәкре очлы кылычлар. Соңгы вакытта Болгар тимерчеләре дә кәкре кылычлар ясый башлады. Ятаган сабына кушаяклап чабып баручы ат төшерелгән. Ат шулхәтле елгыр-елдам чаба иде ки, күз төшүгә, сикереп атланасы килеп китә. Сандык төбеннән кызыл табгач ефәгенә төрелгән тагын бер нәрсә чыкты. Сүтте дә ефәкне буйтур, күзе камашудан йома төште. Аның кулында скиф бабалардан калган алтын саплы хәнҗәр иде. Алтын сапка батырылып затлы ташлар тезелгән. Буйтур хәнҗәрнең