Олуг хан өнәми генә Аппакка карап алды.
– Ханша, минем иңемдә үз башым бар. Вакыты җиткәч, кемне кем итәргә мин үзем белермен, – диде. – Аннары… – Олуг хан кисәк хатынына игътибар итте. – Алтын – байлык билгесе, ханша. Ханнар өчен алтын беркайчан да бизәнү билгесе булмады. Гүзәллек билгесе кешенең үзендә, алтында түгел. Кисәтүем дип уйлама, ханша, киленнәреңә дә җиткер, моннан битәр сарайга минем каршыга алтын-көмешкә күмелеп килмәсеннәр. Кодрак илханның хатынында баштан алып аякларына чаклы көмеш. Мин әйттем!
Ханшаның бит-йөзенә гүя ут капты, ояла белә иде әле ханша. Хатын бертын ни әйтергә белми аптырап калды. Мәгәр сүзсез калырга көтригур каны ага ич аның тамырларында! Моңа кадәр ханшасы ни генә димәсен, ничек кенә йөрмәсен— күрми дә, белми дә иде хан. Хәзер күзе ачылдымы! Алтмыш язы узгач, хатынына күзе төштеме?!
– Син хаклы, ханым, акыллы кешене алтын түгел, акыл бизи. Мәгәр бу вәгазең синең ир-атка кагыла. Түшеңдә бала башы хәтле алтын тәңкә йөртүеңне ничек аңлатмакчы буласың? Мин – хатын-кыз, болынны – чәчкә, хатын-кызны кием бизәр, дигәннәр. Ир-атны түшкә таккан бала башы хәтле алтын түгел, дәүләт данлар, хан.
– Ханшам, элек синең миңа иң әүвәл пакь йөзең күземә чалыныр иде, хәзер алтын-көмеш тәңкәләреңнән күзем чагыла. Сиңа түгел, кызың Чәчкәгә килешә төшәдер бу бизәнү әйберләрең.
– Чәчкә яшьлеге белән сылу, мин байлыгым белән, хан. Мин сиңа ошарга тырышам. Салкынайдың. Уең-хисең башкадамы?.. Башыңны дәүләт кайгысы бастымы?..
Ханша кисәк урыныннан кузгалды, Кубрат ханның күкрәгенә капланды. Кубрат ханшаның маңгаен уратып бәйләгән алтын тәңкәләр тезгән тасманы сыдырып алды, бер читкә куйды, хатынның башын күкрәгенә кысты.
– Ханша, шигем бар, кызыбыз Чәчкә сагышта, күзләрендә тәүге нур юк, гәүдәсендә җитезлек күрми башладым. Син – ана, ханша, ни булды кызыбызга?
Аппак башын күтәрде, туп-туры ханның күзләренә карады:
– Ул бала Илбарыс угланны ярата, хан.
Олуг хан җиңел сулап елмаеп куйды:
– Ярату гаепме, ханша? Патшакалага киткәч, барысы да онытылыр. Яшьлектә сөйгән – яшьлектә калыр…
Диңгез өсте тыныч, ишкәкче коллар ишкәкләрен бер җәмдә күтәрәләр, сөйләшеп куйгандай, бер җәмдә төшерәләр. Җил юк,җил чыкса, Дәнис җилкәннәрне күтәрер иде дә очар иде дулкыннар өстеннән, ишкәкчеләргә генә калгач, кораб бик әкрен бара. Хак анысы, ишкәкчеләрне ашыктырып, камчы белән дә суга алалар, әмма Дәниснең алай иттерәсе килми. Ишкәкче коллар арасында аның якташлары бар. Каравылбаш Камай исә ишкәкчеләрне ашыктыра: «Ишегез, иш!» – дип, камчы белән дә селтәнгәли. Камайның бу кыланышы койрыкчы Дәнискә ошамый, ул җикергән саен, тешен кыса, яңак итен чәйни. Камайның өстендә иләгән күн сырма, күн чалбар, кулында чәч толымыдай үреп ишкән камчы. Ишкәкчеләрнең күзләре каравылбаш Камай кулындагы кызыл саплы каеш камчыда. Кем иптәшләренә салына, кайсы ишкәкче эленке-салынкы ишә, камчы