Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2001
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02350-4
Скачать книгу
боҗрага алу шулай куелды ки, аларга качарга бердәнбер юл – урман тарафы калды. Ә урман яклап Бәһрам бәкнең мәргән укчылары көтеп тора. Юк инде, бу юлы бер генә гот сугышчысы да исән китә алмаячак, шул исәптән Германрих король үзе дә. Ул аны әсир итәр, әсир итәр дә Сафура бикәсе каршына алып кайтыр, читлеккә ябып, готларның үзләренчә.

      Һәм орыш нәкъ Бәһрам бәк уйлаганча булды да. Көн туып, кояш чыгып кына килә иде, борылмада Германрих корольнең сөңгечеләре күренделәр. Юлның ике ягындагы агачлар артына поскан укчылар сөңгечеләрне уздырып җибәрделәр. Готлар, һичнидән шикләнми, акрын гына киләләр. Сөңгечеләре артыннан олаулары күренде, олауга ияреп диярлек укчылар һәм җәяүле сугышчылар. Уртадагы сиртмәле арбада Германрих король үзе утыра һәм хатыны, ике баласы. Готлардан берәү дә шикләнмәде, чөнки Рим империясе җирләрендә ич алар. Кемнең хакы бар империя кадәр империя чиген бозарга!

      Корольнең бизәкле арбасы узуга, укчылар дәррәү ук яудыра башладылар. Күз ачып йомганчы сөңгечеләр кырылдылар. Олау артыннан килгән готлар да, ни кылырга белми, кайсы кая кача башлады. Әмма мәргән укчылар аларны берәм-берәм чүпли тордылар. Укка алу, көтелмәгән һөҗүм готларны тәмам котсыз итте. Алдан килгән сөңгечеләр кырылуга, үгезләр җиккән олау да туктады, һични аңламаган Германрих король кылычын тотып арбадан төште, як-ягына каранды, әмма һичкемне күрмәде. Корольне шундук сакчылары уратып алдылар. Арбадан корольнең кызы, углы һәм хатыны төштеләр, король янына килеп сарылдылар. Олаучылар арасында да ыгы-зыгы купты. Бик курыккан, шаулашкан олаучыларны да укка алырга туры килде. Ап-ак башлы, чак кына бөкресе чыга төшкән Германрих корольнең йөзләрчә гаскәриләре җирдә ауный, күзгә күренгән дошман юк. Ул арада куаклар артыннан ак айгырга атланган Бәһрам бәк килеп чыкты, аның артыннан җәяләренә ук элгән йөзләрчә мәргән кузгалды. Сугыш-кырыш шулчаклы тиз булды ки, ак атка атланган Бәһрам бәк Германрих корольнең күзенә күктән төшкән Тәңре булып күренде. Олы иде инде ул, юньләп күрми дә иде. Шуңа карамастан үзе тирәли түшәлгән сугышчыларының мәетләренә күз йөртеп чыкты. Бик күп яуларда булган, йөзләрчә халыкларны кул астына җыйган, исәпсез-хисапсыз кешеләрне Рим колбиләүчеләренә сатып яткан король чарасыз калган иде. Йөзьяшәр король бүген үзе әсир иде, моны ул ак атка атланган Бәһрам бәкнең үзенә таба килүен күрүгә үк аңлады, чөнки Бәһрам бәк белән очрашмаса да, Сармат ханның нинди атта йөрүен бик яхшы белә иде. Димәк, йөзьяшәр король Сармат хан баһадиры кулында. Сармат хан киявенең дә кем икәнен яхшы белә иде ул: шаһиншаһ углы – шаһзадә Бәһрам. Шаһзадә Сармат хан исән чакта ук тәхеткә утыру турында хыяллана иде, димәк, үз дигәненә ирешкән – аты ук Сармат ханныкы. Хәлнең асылына төшенгән Германрих король бик тиз исенә килде – кылычын җиргә кадады. Бу аның бирелүе иде, ягъни әсир төшүе. Ләкин кинәттән корольнең арттан килгән сугышчылары күтәрелеп киттеләр, алар тиз арада корольне уратып алдылар. Янә укка алу башланды. Корольне һәм аның гаиләсен уратып алган сугышчылар күзгә