Сыналганнар – сынатмый. Гульназ Шайхи. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Гульназ Шайхи
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2015
isbn: 978-5-298-02948-3
Скачать книгу
алтын баганасы булган татар гаиләсе бүген кризис кичерә. Ә гаиләне борын заманнан хатын-кызларыбызның асыл сыйфатлары тотып торган. «Оясында ни күрсә, очканында шул була» ди халкыбыз. Гаиләдән туган тел китә бара. Тел белән бергә милләтне милләт иткән күпме җәүһәрләр җуела. Гаиләгә татар гаиләсенә хас булмаган, безнең халык өчен әхлаксызлык саналган ят гадәтләр килә.

      Татар гаиләсендәге тәрбия гомер-гомергә үзенең бөтенлеге һәм эзлеклелеге белән аерылып торган. Ана сөте белән сеңгән миһербанлык, җылылык, бишек җырларыннан күчкән моң һәм аһәң, әби-бабайларның хикәятләре аша үзләштерелә торган әкияти образлар һәм, ниһаять, гаилә учагында ныгытылган хезмәт сөючәнлек – болар барысы да милли тәрбиянең какшамас нигезләре. Гаилә корганчы, татар кызлары болар турында күбрәк белсеннәр иде, дим. Киләчәк тормышларында менә шул гореф-гадәтләрне, милли йолаларыбызны куллансыннар иде. Тагын бер мөһим нәрсә: физик яктан көчле, сәламәт милләт кенә киләчәккә ышаныч белән карый ала. Баланы бишектән игелекле гамәлләр белән мавыктырып, физик яктан чыныктырып үстерергә кирәк. Бу – яңа буынны заман чирләреннән сакларга, һичшиксез, ярдәм итәр иде. Кыскасы, безнең халыктагы борынгыдан килгән асыл сыйфатлар – ярыш рухы, көрәштән курыкмау, җиңүгә омтылыш яшәргә тиеш.

      Бөтендөнья татар конгрессы унбиш елдан бирле милләт тормышы өчен шактый гына уңышлы эшләр башкарды. Милли йолаларны, гореф-гадәтләрне тормышыбызга кайтару, җәмгыятьтә гаиләнең ролен, дәрәҗәсен арттыру максатыннан оештырылды «Татар гаиләсе» фонды. Гаилә программасы да кабул ителде. Фондның рәисе итеп Туфан ага Миңнуллинны сайладык. Россия Юстиция министрлыгында теркәлү уздык. Төбәкләрдә хәзер «Татар гаиләсе»нең дистәдән артык филиалы барлыкка килде.

      Бүгенге көндә гаилә турында күп сөйләнә. Россия Президенты Владимир Путин да киләсе елны «Гаилә елы» дип игълан итү турында сүз чыгарды. Бу безнең дөрестән дә хак юлда икәнебезгә тагын бер кат инандыра. Аек гаилә тормышы булдыру, дингә йөз белән борылу, балаларга, оныкларга тел һәм милли йолаларны тапшыру – болар барысы да иң беренче чиратта гаиләдә генә гамәлгә аша. Әйткәнемчә, татар гаиләсе – милләтне тотып торган төп багана. Без менә шуны аңлап эш итәргә тиеш тә.

      – Ринат Зиннурович, бездә бит катнаш гаиләләр дә шактый…

      – Әйе, ассимиляция турыдан-туры катнаш никахларга барып тоташа. Татар башка милләт кешесенә өйләнсә дә, кияүгә чыкса да – нәтиҗә бер. Шагыйрь әйтмешли: «Татардан да, башкорттан да урыс туа – вәт бәла!» Еш кына яшьлек мәхәббәтенең күзләре сукыр, зиһене чуалган була, ләкин өйләнешеп күп тә үтми, күзләр ачыла башлый. Катнаш никахлар беренче нәүбәттә таркала. Олыгая барган саен, һәр милләт вәкиле үз диненә, үз мәдәниятенә, кыскасы, үз тамырларына тартыла – монысы да катнаш никахларны таркатучы бер факторга әверелә.

      Белгәнегезчә, катнаш никахларның орлыгы катнаш балалар бакчасында һәм мәктәпләрдә ярала. Шуңа күрә милли тәрбиянең өзлексез дәвамы бакчаларда да, мәктәптә дә булырга тиеш. Рус мәктәпләрендә