Сыналганнар – сынатмый. Гульназ Шайхи. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Гульназ Шайхи
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2015
isbn: 978-5-298-02948-3
Скачать книгу
булмады. Командировкага баруын әйткәч, ул рөхсәт бирде. Шулай итеп, без поездга кереп урнаштык. Вагон иске, чисталыгы да әллә ни мактанырлык түгел. Шунысы әйбәт булды: купеда без өч кенә пассажир булып чыктык. Күршебез – Уренгойга акча эшләргә баручы Чаллы кешесе, Владимир исемле. Алты елдан артык шулай вахта методы белән эшләп йөри икән. Ул безгә Себернең матурлыгы, табигатенең кырыслыгы турында сөйләп барды. Төньяккарак барган саен салкынайта. Екатеринбургта 28 градус чамасы булса, Төмәндә – 32, без килеп төшкәндә Тубылда 36 градус салкын иде. Төнге сәгать ике. Ә безнең Фердинандның башында кепка, өстендә юка куртка, кулында бияләе дә юк. Ярый әле, машина белән каршы алып, кунакханәгә урнаштырдылар.

      Ниһаять, без борынгы тарихи җирдә – Иртеш буенда урнашкан Тубыл шәһәрендә. Биредә борын-борыннан безнең татарларыбыз яшәгән. Бүген дә милләттәшләребез шәһәрдә яшәүче халыкның өчтән бер өлешен тәшкил итәләр. Шәһәр хакимияте тарафыннан татарларга карата игътибар сизелә сизелүен, шулай да… Себер Татар милли-мәдәни үзәге шәһәр хакимияте тарафыннан финанслана. Мондый ярдәм күрүче үзәкләр Россиядә берничә генә. Тубыл татарлары оешмасының үз биналары бар. Анда китапханә, татар халкының тарихына багышланган музей урнашкан. Штатта 40 кеше исәпләнә. Алдагы елларда ул сан 120 булган. Балаларның да, өлкәннәрнең дә ансамбльләре эшләп килә. Барлык милли, дини бәйрәмнәрне үткәрәләр икән. Яңа гына «Искер» дип аталган газеталары дөнья күргән. Без юбилеен билгеләп үтәргә килгән «Себер иле» телевизион тапшыруын да әлеге үзәктә эшләүче Римма Өметбаева әзерли. Ул тапшыру Татарстанда 2004 елда «Бәллүр каләм» премиясенә лаек булган иде. Римма «Себер дәрьясы» дигән радиотапшыруларны да әзерләүче икән. Тубыл дәүләт педогогика институтында татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләнә. Җитәкчеләре – Татарстанның Буа районы кызы Флёра Сафиуллина. Гомумән, 90 нчы еллардагы милли күтәрелеш инде күренмәсә дә, биредәге татарлар эшлиләр, тарихыбызны, телебезне, динебезне, милли ризыкларыбызны саклап калырга тырышалар.

      Милли ризык дигәннән, «Бу ашханәнең хуҗабикәсе Гөлнур апа, Казаннан килгән кунакларны үземә алып килегез, дип чакырды», – дигәч, безне төшке ашка шунда алып киттеләр. Гөлнур Баһаветдинова – чыгышы белән Казан артыннан, Биектау районы Зур Битаман авылыннан. «Казанда «Акчарлак» рестораны каршындагы пешекчеләр әзерләү училищесын тәмамлап, Чаллы шәһәренә барып эшкә урнаштым. Тубылда нефтехимкомбинат төзелгәнен ишеткәч, ирем белән бәхет эзләп шушы якка юл тоттык. Башта Себер татарларының телен аңлый алмый аптырадым. Әле дә хәтеремдә. Зур чемоданнар, сумкалар сөйрәп, бу калага килеп төштек. Хәзер елга буена барып җитәбез дә трамвайга утырып китәбез, диләр. Көчкә күтәренеп елга буена килдек. Нинди трамвай ул?! Трамвай дигәннәре паром икән. Утырып, рәхәтләнеп еладым. Ничекләр ияләшермен икән дип курыккан идем. Ходай рәхмәте белән утыз ике ел гомер шушы шәһәрдә үткән дә киткән. Авыр вакытлары да, рәхәт чаклары да булмады түгел. Якын кешеләремне дә югалттым. Ике никахтан дүрт балам бар, Аллага шөкер. Кечкенәсе дә